Бу хакта Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте. Узган атнада халык мөрәҗәгать иткән иң актуаль 5 тема - торак-коммуналь хуҗалык, юллар, төзекләндерү, социаль яклау һәм сәламәтлек саклау.
Иң күп борчыган мәсьәләләрнең берсе - социаль объектларга һәм күпфатирлы йортларга җылылык бирү. Шулай ук кайнар суны сүндерү, идарәче компанияләрнең эше, авария хәлләре буенча мөрәҗәгатьләрне теркәгән. 12-18 сентябрьдә ТКХ темасына барлыгы 695 хәбәр килгән.
Бер атна эчендә иң күп мөрәҗагать – социаль яклау темасына язылган хәбәрләрдә. 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга түләүләр билгеләү турында мөрәҗәгатьләр 84кә артты (262 иде). Төп сәбәп - киләсе чорга пособиеләрне яңадан рәсмиләштерү зарурлыгы.
Елена Прочаковская шулай ук Уфаның Киров районында яшәүчеләрнең Кузнецов Затонына яңа урап узу юлында тукталыш павильоннары булмау борчыган мөрәҗәгатьләренә игътибар итте. Башкортстан Башлыгы шәһәр хакимиятенә бу мәсьәләне оператив рәвештә хәл итәргә кушты.
- Уфада Пугачев урамы буенча хәрәкәтне без 2024 елда ачачакбыз. Бу вакытка халыкны тиешле инфраструктура белән тәэмин итәргә кирәк, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстан ЦУРы, республика министрлыклары, ведомстволары һәм муниципалитетлары белән берлектә, соңгы атнада барлыгы 4 179 инцидентны эшкәрткән.
Фото: glavarb.ru