+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 сентябрь 2022, 14:05

Радий Хәбиров: "Без җаваплы чорга керәбез"

Бүген оператив киңәшмәдә торак-коммуналь хуҗалыгының алдагы ягып җылыту сезонына әзерлеге турында фикер алыштылар.

Радий Хәбиров: "Без җаваплы чорга керәбез"Радий Хәбиров: "Без җаваплы чорга керәбез"
Радий Хәбиров: "Без җаваплы чорга керәбез"


Республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова хәбәр иткәнчә, быел җәйге чорда торак пунктларда 147 километр җылылык, 241 километр суүткәргеч һәм 32 километр канализация челтәрләре ремонтланган.

Барлык муниципалитетлар әзерлек паспортларын алган, ә 16 районда социаль объектларга җылылык бирүгә керештеләр инде. Башкортстан Башлыгы торак-коммуналь хуҗалык белгечләренә көзге-кышкы сезонга әзерләнүләре өчен рәхмәт белдерде.

– Сез зур күләмдә эш башкардыгыз, - диде Радий Хәбиров. - Без җаваплы чорга керәбез. Җылыту сезонына тулысынча әзер булырга кирәк. Социаль учреждениеләргә җылы кирәк булса, хәзер үк биреп була.

Фото: glavarb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас