

Аның сүзләренчә, ведомство белгечләре көн саен һава торышын күзәтә. Аларның анализлары буенча, сентябрь азагына тәүлеклек температура 8 градустан түбәнрәк булачак. Шуңа күрә әлегә җылылык бирергә нигез юк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль объектлар, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм дәваханәләр белән мәсьәләләрне ареым тәртиптә хәл итәргә кушты. Кирәк булса, элегрәк җылылык бирә башларга мөмкин.
“Без кышка керәбез, аның нинди булачагын әлегә белмибез. Мин беләм, безнең кыш Европадагыга караганда яхшырак булачак. Һава торышы безгә әлегә җылыту сезонын башламаска мөмкинлек бирә. Бу дөрес. Хәзер без батарейкаларны кабызсак, кешеләр форточкаларын һәм тәрәзәләрен ачачак”, - дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы.
Фото: bashinform.ru