

- Безнең ведомство төбәк инвестицион стандартны кертү өлкәсендә компетенцияләргә ия һәм без үз тәҗрибәбез белән башка төбәкләрдәге коллегаларыбыз белән уртаклашырга әзер, – дип хәбәр итте Артур Аманбаев.
Башкортстанда Русия Федерациясе төбәкләренең инвестицион климат торышының рейтингы буенча иң яхшы тәҗрибәләрне гамәлгә кертү буенча чаралар планына Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2016 елның 1 мартындагы 176-р санлы боерыгы белән расланган чаралар планына берничә чараны кертү тәкъдим ителде. Ул чараларны гамәлгә кертү җир кишәрлеген рәсмиләштерү этабында инвестиция-төзелеш циклын 20-30 процентка кадәр кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.
Ульянов өлкәсе вәкилләре инвестпроектларны тормышка ашыру өчен җир кишәрлекләре бирү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Күрше төбәктәге хезмәттәшләр инвестстандартны гамәлгә кертү буенча гына түгел, сәнәгать кооперациясе өлкәсендә дә хезмәттәшлеккә әзер булуларын белдерде.