+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 сентябрь 2022, 14:35

Башкортстан үзен туристик төбәк буларак күрсәтәчәк әле

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика белән идарә итү үзәгендә төбәктә туризмны үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, туриндустрия вәкилләре катнашты.

Башкортстан үзен туристик төбәк буларак күрсәтәчәк әлеБашкортстан үзен туристик төбәк буларак күрсәтәчәк әле
Башкортстан үзен туристик төбәк буларак күрсәтәчәк әле

Киңәшмәдә рекреацион тармактагы өстенлекле бурычлар турында фикер алыштылар. Алар арасында - «Торатау» һәм «Янгантау» геопаркларын үстерү, эре вакыйгалар чараларын оештыру, заманча туристлык инфраструктурасын формалаштыру, комплекслы турмаршрутларны эшләү, турпродуктларны тышкы базарга чыгару.

- Без сезнең белән бергә республикада туризмны үстерү өчен шартлар тудырабыз. Бу безнең икътисадның мөһим тармагы. Бу өлкәдә эзлекле һәм даими рәвештә шөгыльләнергә кирәк, - диде Радий Хәбиров. - Без туристларның уникаль потенциалына ия, аны дөрес үстерергә кирәк. "Ростуризм" җитәкчесе Зарина Догузова республикабызны 2022 ел сезонының «яңалык» дип атады. Без ышанычлы алга барабыз. Башкортстан туризм тармагының кайбер юнәлешләре буенча Русиядә лидерларның берсе була. Республикага туристлар агымы арту моңа дәлил булып тора. Без туризмны үстерүгә федераль ресурслар җәлеп итү буенча заявка кампаниясен уңышлы үткәрдек. 2022 елда республика "Ростуризм" линиясе буенча зур ярдәм алды – 552 миллион сум. Аның ярдәмендә без дистәләгән перспектив проектларны тормышка ашыра алачакбыз.

Республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Абзалов билгеләп үткәнчә, Башкортстан илдә һәм Идел буе федераль округында туристлар агымы, тармакта күрсәтелә торган хезмәтләр күләме, шулай ук кунакханәләр, шифаханәләр, глампинглар саны буенча алдынгы урыннарны били.

Киңәшмәдә туристлык өлкәсе вәкилләре ял итү һәм кунакчыллык индустриясен үстерү буенча үз фикерләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклаштылар. Катнашучылар автобус турларын субсидияләү, автотуризмны үстерүгә ярдәм итү, рекреацион ихтыяҗлар өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштергәндә юридик процедураларны гадиләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас