+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 сентябрь 2022, 13:05

Башкортстанда Республика көненә әзерлек ничек бара?

20 сентябрьдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов Республика көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар үткәргәндә иминлекне тәэмин итүне оештыру буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.

Башкортстанда Республика көненә әзерлек ничек бара?Башкортстанда Республика көненә әзерлек ничек бара?
Башкортстанда Республика көненә әзерлек ничек бара?

- Октябрьдә барлык шәһәр һәм районнарда Республика көненә багышланган тантаналы чаралар узачак. Агымдагы елның 11 октябрендә уздырыла торган төп чараларның берсе Совет мәйданында Русия Герое Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачу булачак, шунда ук Миңнегали Шәйморатов исемендәге сыйныфларда укучыларны «шәйморатовчылар»га багышлау тантанасы узачак. Уфага 1000ләп кунак килер дип көтелә. Безнең бурыч - җәмәгать тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, - дип хәбәр итте Ирек Сәгыйтов.

Киңәшмәдә Уфа һәм республиканың концерт һәм бәйрәм мәйданчыкларында авыл хуҗалыгы ярминкәләрен, транспортта иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Медицина һәм янгынга каршы хезмәтләрнең әзерлегенә аерым игътибар бирелде.

Вице-премьер гражданнарның иминлеген һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча чараларның бөтен комплексын алдан әзерләргә һәм үткәрергә кушты.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас