Кичә үткән оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Роспотребнадзор” коллективын 100 еллык юбилее белән котлады, аларның эшенең мөһимлеген билгеләп үтте һәм хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде. Ул “Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсенең иң яхшы хезмәткәрләренә республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды. Идарә башлыгы Анна Казак Салават Юлаев орденына лаек булды. “Безнең хезмәт шушы 100 ел эчендә катлаулы үсеш юлы үтте. Бәлки безне кайвакыт аңламыйлардыр да. Ләкин бердәм уртак эш кенә республикада булган тотрыклылыкка китерә”, — дип билгеләде Анна Казак.
Шулай ук, Радий Хәбиров Үзбәкстанда билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында Русия җыелма командасы составында җиңү яулаган спортчыларны бүләкләде.
24 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр төбәктә “Яшел Башкортстан” көзге акциясе узачак. Бу хакта торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Ирина Голованова җиткерде. Акция кысаларында республиканың барлык шәһәр һәм районнарында өмәләр үтәчәк. Моннан тыш, торак пунктларда 47 мең яшел үсенте утырту планлаштырыла, шуларның 14 меңе — зур үсентеләр. Шул ук вакытта республика “Урманны саклыйк” Бөтенрусия акциясенә кушыла. Аның кысаларында узган акциядә урман массивларында 60 меңләп агач утыртылган инде. 24 сентябрьдән кайбер торак пунктларда эш дәвам итәчәк.
14-18 сентябрьдә Уфада “Балачакны кайтарырга” бәйгесенең финалы узды. Ул бөтен Идел буе федераль округыннан балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне берләштерде. Киңәшмәдә Башкортстан буенча Баш федераль инспектор Алексей Касьянов чараның йомгаклары турында сөйләде. Уфага Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 400дән артык бала килгән. Алар үзләренең осталыкларын 5 мәйданчыкта күрсәткән. Алексей Касьянов төбәк Башлыгына Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның рәхмәтен җиткерде. Шулай ук ул әлеге фестивальнең финалын даими рәвештә Башкортстанда уздыру карары турында хәбәр итте.
Республикада медицина поездлары эше тәмамланды. Белгечләр 120 меңнән артык гражданның сәламәтлеген тикшерде, 1489 кеше өстәмә тикшеренүләр үткәрү һәм дәваханәгә салу өчен республика учреждениеләренә җибәрелде. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте. Ул белдерүенчә,19 сентябрьдә Башкортстанда коронавирус инфекциясе белән авыруның 778 яңа очрагы теркәлгән. 290 пациент — дәваханәләрдә, 730 кеше амбулатор дәвалана. Русия Хөкүмәте координация үзәгенең дашбордлары буенча, ковид белән авыру очраклары соңгы җиде көндә 29 процентка арткан.
Башкортстанда ягып җылыту сезоны сентябрь азагында башланырга тиеш. Бу хакта Ирина Голованова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, ведомство белгечләре көн саен һава торышын күзәтә. Фаразларга караганда, тәүлеклек температура сентябрь азагына гына 8 градустан түбәнрәк булачак. Шуңа күрә җылыту сезонын башларга иртәрәк әле. Радий Хәбиров социаль объектларга, шул исәптән балалар бакчаларына, мәктәпләргә һәм дәвалау учреждениеләренә җылы бирү мәсьәләсен шәхси тәртиптә хәл итәргә кушты. Кирәк булган очракта, җылылыкны планлаштырылганнан иртәрәк бирә башлау зарур. “Кышка керәбез. Ул нинди булачагын әле белмибез. Әмма шуны беләм: бездәге кыш Европадагыга караганда яхшырак булачак”, — диде Башкортстан Башлыгы.
Башкортстанда тулай ашлык җыемы 4 миллион 611 мең тонна тәшкил итә, уртача уңыш – гектарыннан 29,3 центнер. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю ахырына якынлаша, дип билгеләп үтте. Бүгенгә мәйданнарның 91 проценты чабылган, 90 процент чамасында ашлык суктырылган, бу — 1 миллион 592 мең гектар. Барлык районнарда диярлек шикәр чөгендерен казуга керешкәннәр.
Башкортстанда хезмәт базары торышы хәзерге вакытта тотрыклы, дип бәяләнә. Халыкара хезмәтне оештыру (МОТ) методикасы буенча исәпләнгән эшсезлек дәрәҗәсе санкциягә кадәр булган дәрәҗәгә әйләнеп кайтты — 3,6 процент, өстәвенә, үзенең тарихи минимумын кабатлады (язда, санкцияләр кертелгәннән соң, әлеге күрсәткеч 4,1 процент дәрәҗәсенә җитте). Бу хакта оператив киңәшмәдә гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова белдерде. Ул белдерүенчә, теркәлгән эшсезләр саны 2,1 мең кешегә, ә теркәлә торган эшсезлек дәрәҗәсе 1,17 проценттан 1,05 процентка кадәр кимегән. Республиканың 44 муниципалитетында эшсезлек дәрәҗәсе кимү күзәтелә.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.