Майский авылында төбәк җитәкчесе махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак булган Денис Фәтхетдинов гаиләсе белән очрашты. Радий Хәбиров хәрби хезмәткәрнең хатыны Виктория Фәтхетдинова, аның әбисе Светлана Бәширова һәм ике баласы Станислав һәм Самир белән аралашты.
Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, республика сугышчының туганнарына һәм якыннарына бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтәчәк.
- Һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә без беренче чиратта ярдәм итәчәкбез. Монда ике змалай үсә. Берсенә-биш, икенчесенә-ике яшь. Алар турында кайгыртачакбыз, - диде Радий Хәбиров. – Тормыш иптәшенең энесе бар, ул тугызынчы сыйныфны тәмамлый, колледжга укырга керергә тели. Монда да ничек ярдәм итә алуыбызны карыйк.
Исегезгә төшерәбез, узган якшәмбедә, 18 сентябрьдә, Майский авылында Денис Фәтхетдинов белән хушлашу тантанасы булды.
Республика Башлыгы Майский авылында шулай ук авыл гомум белем бирү мәктәбендә булды. Аны 1939 елда ачалар, ә 2015 елдан башлап башлангыч итеп үзгәртәләр.
Белем бирү учреждениесе мөдире, педагог Наталья Биктимирова бер катлы бинада алты кеше укый, дип сөйләде. Майскидан өлкән сыйныф укучылары Улу-Телякта белем ала, анда аларны мәктәп автобусы белән китерәләр. 2022 елда башлангыч мәктәп территориясендә заманча балалар мәйданчыгы урнаштырылган.
Аннары төбәк җитәкчесе яңа фельдшер-акушерлык пунктын карады. Аны 2022 елда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында Майский авылында урнаштырганнар.
Радий Хәбиров Майский авылы халкы белән аралашуда инженерлык һәм социаль инфраструктураны үстерү планнары турында фикер алышты. Авыл халкы иң төп мәсьәләләрнең берсе – үзәкләштерелгән газ белән тәэмин итүнең булмавы турында сөйләде. Өйләрне электр җылыткычлары яки утын белән җылытырга туры килә.
Төбәк Башлыгы хәбәр иткәнчә, 2025 елга кадәр авылга зәңгәр ягулык киләчәк. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Русия Президенты Владимир Путин башлаган социаль догазификация программасы буенча йорт хуҗалыкларының җир участоклары чикләренә кадәр газны бушлай тапшырачаклар. Моннан тыш, республика программасы буенча ташламалы категория кешеләре өйдә газлаштыру өчен 100 мең сумга кадәр сертификат алу өчен гариза яза ала.
Фото: glavarb.ru