

Ике республиканың сәнгать осталары чыгышы Башкортстан башкаласында уза торган «Транспорт һәм төзелеш» халыкара конгрессына туры китерелде.
- Беларусь Республикасының ил Премьер-министры Роман Александрович Головченко җитәкчелегендәге рәсми делегациясен сәламлим. Безнең өчен бу визит бик мөһим. Без инде җитди эшлекле сөйләшүләр үткәрдек. Иртәгә дә эш көне бик тыгыз булачак, - диде Радий Хәбиров. - Беларусь делегацияләре һәм форумга килгән игелекле күршеләребезнең хөрмәтле вәкилләре! Бөтен республика исеменнән, дүрт миллион республика халкы йөрәгеннән сәламләү, хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре җиткерәм. Без сезгә зур җылылык белән карыйбыз һәм үзара файдалы хезмәттәшлеккә ышанабыз, - диде Радий Хәбиров.