+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 сентябрь 2022, 05:49

"Ретроавтомобильләр күргәзмәсенә килегез!"

"Килегез, монда кызык!"

"Ретроавтомобильләр күргәзмәсенә килегез!""Ретроавтомобильләр күргәзмәсенә килегез!"
"Ретроавтомобильләр күргәзмәсенә килегез!"

"Бу көннәрдә Уфада зур чара - «Транспорт һәм төзелеш» беренче халыкара конгрессы үтә. Бик күп мәйданчыклар, иң югары дәрәҗәдәге кунаклар, очрашулар, килешүләр – программа бик тыгыз. Шул ук вакытта без халыкка да карарга күп нәрсә булсын өчен тырыштык.

Шуңа күрә уфалыларны һәм шәһәр кунакларын "Конгресс" паркына чакырам. Ул Рубежная урамы, 178 абресы буенча элекке төзелеш материаллары кибете каршында урнашкан. Узган ел бу мәйданчыкта WorldSkills Russia финалы узды.

Монда без ретроавтомобильләр күргәзмәсен оештырдык. Русия һәм белорус компанияләре җитештерә торган махсус техниканы, шул исәптән квадроциклларны һәм вертолетларны карарга мөмкин булачак. Кунакларны шулай ук Гастрофестиваль һәм шоу-программа – безнең коллективлар һәм Беларусь артистлары чыгышлары да көтә.

Мәйданчык бүген ачылды һәм 23 сентябрь, җомга 19.30 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Барлык детальләр дә сайтта бар: [leech=https://ufa-congress.ru/]https://ufa-congress.ru/[/leech]

Килегез, монда кызык!" - дип язган бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас