+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 сентябрь 2022, 13:25

Уфага Беларусь Премьер-министры Роман Головченко килде

20 сентябрьдә Башкортстанга эш сәфәре белән Беларусь Республикасының рәсми делегациясе килде, аны илнең Премьер-министры Роман Головченко җитәкли. Уфа аэропортында делегация әгъзаларын республика Башлыгы Радий Хәбиров каршы алды.

Уфага Беларусь Премьер-министры Роман Головченко килдеУфага Беларусь Премьер-министры Роман Головченко килде
Уфага Беларусь Премьер-министры Роман Головченко килде

Беларусь вәкилләре Уфада уза торган «Транспорт һәм төзелеш» Халыкара конгрессында катнашачак.

Роман Головченко Радий Хәбиров белән бергә берничә сәнәгать предприятиесендә һәм социаль объектта булачак. Аерым алганда, Башкортстан Башлыгы һәм Беларусь Премьер-министры Минск автомобиль заводының дилер үзәген ачачаклар һәм Белоруссиянең «АМКОДОР» компаниясе җитештерү комплексының төзелеш мәйданчыгы нигезенә капсула салачаклар.

Сәфәр кысаларында шулай ук Башкортстан һәм Беларусьның икътисади, инвестицион һәм туристик потенциалы презентациясе булачак.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас