+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 сентябрь 2022, 15:04

"Ата-бабаларыбыз башлаган эшне ахырына җиткерергә тиешбез"

Башкортстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Азамат Янбирдин Вдадимир Путинның өлешчә мобилизация игълан итүенә үз карашын белдерде.

"Ата-бабаларыбыз башлаган эшне ахырына җиткерергә тиешбез""Ата-бабаларыбыз башлаган эшне ахырына җиткерергә тиешбез"
"Ата-бабаларыбыз башлаган эшне ахырына җиткерергә тиешбез"

"Мин кечкенә шәһәрдә үстем, әгәр кемнедер гаделсез рәнҗетсәләр, яклый башлыйлар иде. Хәзер минем илне рәнҗетергә телиләр. Изәргә. Һәм без үз фикеребезне һәм халкыбызны, хәтта алар башка илдә яшәсәләр дә, якларга тиеш.

Украина үзен Европаның таянычы буларак таныта, нәкъ менә шуңа күрә ул Көнбатыштан ярдәм ала.
Шул ук вакытта Нюрнберг процессында фашизмны гаепләгән һәм Гитлерны кешелекнең төп явызлыгы дип таныган Көнбатыш Шухевичның нацист постулатлары (абверда хезмәт иткән) һәм Бандераның Украинаның дәүләт идеологиясе булуга күз йома, аның өчен урыслар - кеше түгел.

Фашизм, һичшиксез, юк ителергә тиеш. Һәм без ата-бабаларыбыз башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә тиеш. Шуңа күрә Югары Башкомандующийның өлешчә мобилизация үткәрү карарын тулысынча хуплыйм. Русиядән башка дөньяда тәртип урнаштырырдай ил юк".

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас