+23 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 Сентября 2022, 10:22

Аю белән чегәнне дә күрергә мөмкин!

"Дуслык урамы" павильонында Башкортстанда яшәүче халыкларның ишегаллары тәкъдим ителгән.

Аю белән чегәнне дә күрергә мөмкин!Аю белән чегәнне дә күрергә мөмкин!
Аю белән чегәнне дә күрергә мөмкин!

"Транспорт һәм төзелеш" халыкара конгрессы кысаларында "Конгрессный" паркында "Дуслык урамы" күргәзмә павильоны эшли. Монда кунаклар Башкортстан территориясендә яшәүче халыкларның ишегаллары белән таныша ала. Биредә урыс, башкорт, татар, казах, белорус һәм башка бик күп милли йортларны күрергә мөмкин. Оештыручылар кунаклар өчен аерым программа әзерләде. Мәсәлән, Бөре районы урыс утарын оештырган, анда Русьта элек булган көнкүреш күрсәтелгән.

- Кунаклар урыс йортының төзелешен күрә алачак. Монда безнең мич, кызыл почмак, атлар, бишек, ике төрле прәннек, традицион сандык, йорт кирәк-яраклары һәм башка бик күп нәрсәләр бар, - ди Бөре районы хакимиятенең мәдәният бүлеге башлыгы вазыйфасын башкаручы Татьяна Сазонова. - Моннан тыш, халык кәсепләре дә тәкъдим ителгән. Аерым алганда, җитен эшкәртүнең барлык стадияләре. Безнең өченче экспозиция - ашлык тарттыру.

Шунысы кызыклы: утарда күчермәләр түгел, ә чын экспонатлар куелган.

Бөре районы әлеге хуҗалык белән күршедә ярминкә дә оештырган. Килүчеләр өчен азык-төлек рәте бар, анда халык кәсепләре, славян курчаклары, кулдан эшләнгән агач һәм киез эшләнмәләр. Шунда ук бал белән самавыр чәе авыз итәргә була!

- Ә тагын ярминкәдә әйлән-бәйлән, скоморохлар, жонглер һәм чегән белән аю булачак, кыскасы, чын ярминкә , - ди Татьяна Сазонова.

Казахстан "хуҗалыгы"нда традицион юрта күрергә, милли костюмнар һәм орнаментларның матурлыгын бәяләргә була.
- Кунакларга без Казахстанда чәй эчүнең ничек узуын күрсәтәбез, казах традицияләре һәм көнкүреше турында сөйлибез, - дип билгеләп үтә Казахстан вәкиле Германия Щукина.

Күргәзмә 23 сентябрьгә кадәр 9.00дән 19.30 сәгатькә кадәр эшли. Керү ирекле.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас