21 сентябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Беларусь Премьер-министры Роман Головченко «Транспорт һәм төзелеш» халыкара конгрессының пленар утырышында катнаштылар.
Әлеге форум киләчәктә ел саен уздырылачак һәм элек «Урал транспорты» һәм «УралСтройИндустрия» дип аталган тармак чараларын алмаштырачак.
Пленар утырыш башланыр алдыннан Радий Хәбиров һәм Роман Головченко конгрессның экспозиция мәйданчыгын карадылар, анда “Движение вперед” дигән махсус күргәзмә оештырылган иде. Алар Русиянең һәм якын чит илләрнең эре компанияләренең казанышлары һәм тармак проектлары белән танышты. Павильоннарның берсендә кунакларга пилотсыз авиациянең республика кластерын тәкъдим иттеләр.
Радий Хәбиров һәм Роман Головченко шулай ук «Строим город» экспозициясен карап чыктылар, анда республиканың эре төзелеш оешмалары, төзелеш материаллары һәм җиһазлары җитештерүчеләр үз проектларын тәкъдир иттеләр.
Башкортстан Башлыгы Беларусь Премьер-министрына Уфада төзергә планлаштырылган Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусы проекты турында сөйләде. Биналар һәм корылмалар комплексы студентлар укый, фән һәм спорт белән шөгыльләнә, мәдәни-киңкүләм чаралар үткәрә алсын өчен кирәкле барлык инфраструктураны үз эченә ала. Исегезгә төшерәбез, кампус проекты Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының конкурс сайлап алуында җиңүчеләр арасына керде. Ул бюджет гранты формасында дәүләт ярдәме алачак.
Башкортстан башкаласында гамәлгә ашырыла торган тагын бер масштаблы проект – Уфадан Көнчыгыш чыгу юлы. Роман Головченкога аның озынлыгы 1,2 чакрымнан артыграк булган тоннель төзүне, Уфа елгасы аша 2,6 чакрым озынлыктагы күпер һәм «Урал» М-5 федераль трассасына чыгу белән автомобиль юлының 10 километрлы участогы төзелешен күздә тотуы турында сөйләделәр.
Беларусь Премьер-министрына шулай ук Күмертау авиапредприятиесе җитештергән "Ка-32А11ВС" янгын сүндерү-коткару вертолетын тәкъдим иттеләр. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров билгеләп үткәнчә, күп максатлы машина коткаручыларга гадәттән тыш хәлләргә оператив җавап бирү өчен яңа мөмкинлекләр ачты.
Күргәзмәнең ачык мәйданчыгында кунаклар Русия һәм Беларусь машина төзелеше предприятиеләренең махсус техникасын карады, шулай ук милли йортлар урнашкан “Дуслык урамы"нда булдылар.
Фото: glavarb.ru