

Төбәк җитәкчесе Белоруссия коллегаларын Башкортстан һәм Белоруссия өчен мөһим проектны гамәлгә ашыру белән котлады һәм республика базарында уңышлар теләде.
- 2021 елның ноябрендә без "МАЗ" техникасын республика базарына чыгаруны үстерү планнарын билгеләдек. Һәм ярты ел эчендә без Белоруссия коллегаларыбыз белән әлеге заманча дилер үзәген төзедек, - диде Радий Хәбиров. - Белоруссия ягы белән хезмәттәшлекне үстерү турындагы килешүләрне исәпкә алып, бу проектның киләчәге яхшы дип саныйм. Хәерле сәгатьтә!
Беларусь Премьер-министры Роман Головченко "МАЗ"ның Русия предприятиеләре - төрле детальләр һәм агрегатлар белән тәэмин итүчеләр белән кооперациясенең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.
- Үзәктә тәкъдим ителгән автомобильләр - Белоруссия һәм Русия машина төзүчеләренең уртак продукциясе. Кыска гына вакыт эчендә без чит ил комплектлаучыларын алыштырдык һәм яхшы характеристикалы заманча техника җитештерүгә чыктык, - дип ассызыклады Роман Головченко. - Яңа машиналар үз кулланучыларын табар дип ышанам.