+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 сентябрь 2022, 15:15

Уфа районында яңа завод булачак

“АМКОДОР” Белоруссия компаниясе заводы төзелешенә старт бирелде.

Уфа районында яңа завод булачакУфа районында яңа завод булачак
Уфа районында яңа завод булачак
Бүген, 21 сентябрьдә, Уфа районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Уфада эш визиты белән булган Беларусь Премьер-министры Роман Головченко «АМКОДОР» компаниясенең авыл хуҗалыгы җиһазларын чыгару заводын төзүгә старт бирделәр. Тантаналы чара вакытында алар «Уфа» индустриаль паркы территориясендә булачак җитештерү корпусы нигезенә вакыт капсуласы салдылар.

Яңа предприятиегә индустриаль парклар резидентларына тиешле преференцияләр тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, Башкортстан сәнәгатен үстерү фонды ташламалы займ алуда ярдәм итәчәк. Завод өчен кирәкле инфраструктурасы булган 6,4 гектар мәйданчык әзерләнгән инде. Производствоны 2023 елда башларга уйлыйлар.

«АМКОДОР»ның Директорлар советы рәисе Александр Шакутин, завод ачылганнан соң анда якынча 250 белгеч эшләячәк, дип белдерде.
Шулай ук «Амкодор»ның инвестицион планнарында – Уфаның Октябрь районында киң спектрлы техникага хезмәт күрсәтү буенча сервис үзәге булдыру. Әлеге башлангычны тормышка ашыруга 105 миллион сум акча юнәлтеләчәк. Исегезгә төшерәбез, компаниянең проектлары «Инвестчас»та 2022 елның маенда хупланды. Инвестицияләрнең гомум күләме 2,5 миллиард сум дип бәяләнә.

— Бүген без «АМКОДОР» компаниясенең яңа предприятиесе төзелешенә старт бирәбез. Бу - югары компетенцияле завод, ул безнең динамик рәвештә үсә торган авыл хуҗалыгы өчен кирәкле продукция җитештерәчәк, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. — Проектны тормышка ашыра башлау белән котлыйм. Инде киләсе елда предприятие беренче эшләнмәләр чыгарачак.
Беларусь Премьер-министры Роман Головченко сүзләренә караганда, завод төзелеше – Союз дәүләтен үстерү кысаларында гамәлгә ашырыла торган яңа проектларның бер өлеше.

— Шунысы мөһим, Башкортстан Хөкүмәте һәм республика җитәкчелеге безгә җитди ярдәм күрсәтә. Төзелеш мәйданында Русия партнерларының комплектлау һәм җитештерү конструкцияләрен кулланачаклар. Шулай итеп, без кыска вакыт эчендә сыйфатлы һәм көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерүне оештырырга планлаштырабыз, – диде Роман Головченко.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас