+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 сентябрь 2022, 05:21

Өйленең тормышы көйле

“Торак һәм уңайлы шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында башкалада да, районнарда да колачлы эшләр алып барыла.

Өйленең тормышы көйлеӨйленең тормышы көйле
Өйленең тормышы көйле

Уфаның Дим районы “Яркий” бистәсендә әлеге гомумдәүләт проектының “Стимул” программасы кысаларында инженерлык инфраструктурасының дүрт объектын төзү төгәлләнеп килә.

Гомум озынлыгы 2,3 километрдан артык булган яңа юллар төзелеше 3, 5, 6нчы кварталларда һәм күппрофильле полилингваль мәктәп тирәсендә алып барыла. Бу максатларга федераль бюджеттан 170 миллион сумнан артык акча бүленгән.
– “Стимул” федераль программасын проектлы финанслау торакны файдалануга тапшыруның яхшы күләмнәре билгеләнгән очракта гына тәэмин ителә. Бу җәһәттән “Яркий” актив төзелә: 130 мең квадрат метрдан артык торак сафка бастырылган. Моннан тыш, биредә социаль инфраструктура үсеш алган. Шуңа күрә автомобиль юллары, тротуарлар халык өчен бик мөһим, – дип шәрехли Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Егор Родин.
Күптән түгел республика Хөкүмәтендәге киңәшмәдә әлеге тармакның янә бер мөһим юнәлеше – ятим балаларны торак белән тәэмин итү, шулай ук гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Фикер алышу барышында республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров билгеләвенчә, төбәктә 2019-23 елларга исәпләнгән адреслы программа уңышлы гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендәге дип танылган йортларда яшәүче республика гражданнарын торак фондыннан яшәү өчен яраклы йортларга күчерәләр. Андрей Назаров билгеләп үтүенчә, Башкортстанда халык шундый 131 йорттан Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды акчалары исәбенә күчерелә.
Адреслы программага 1,7 миллиард сум бюджет акчасы бүлеп бирелгән иде инде, шуларның 93,5 миллион сумы – республика акчалары, ә 186,4 миллион сумы – муниципаль берәмлекләр бюджетларыннан җәлеп ителгән акчалар. Федераль фонд акчалары гомум суммада 1,4 миллиард сум тәшкил итте.
Программада барлыгы 26 муниципалитет катнашты. Премьер-министр хәбәр итүенчә, авария хәлендәге торактан күчергәндә кешеләргә я яңа торак, я акчалата компенсация бирелә.
Андрей Назаров әйтүенчә, 2019 елдан 2021 елга кадәр Башкортстанда “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты буенча максатлы күрсәткеч үтәлеше 136 проценттан артып киткән. Бу чорда төбәктә кешеләр 58 мең квадрат метрдан артык мәйданга күчерелгән.
Премьер-министр билгеләп үтүенчә, программаның йомгаклау этабында республикада 15 мең квадрат метрдан артык торак төзелә. Килешү шартлары нигезендә ел ахырына кадәр гражданнарга күпфатирлы 11 йортта 383 фатир тапшыру планлаштырыла.
Республиканың төньяк-көнчыгыш төбәгендә дә “Торак һәм уңайлы шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылган эшләр байтак. Аларның берсе озак еллар халыкка хезмәт итәчәк әле.
Кыйгы районының Югары Кыйгы авылында “Яшьләр аллеясе”нең икенче өлеше сафка кертелгән. Аллея янында күпфункцияле үзәк, музей, үзәк район китапханәсе, почта бүлеге, район элемтә үзәге, кинотеатр, офис биналары урнашкан. Шуңа да бу урында җәяү йөрүчеләр күп.
“Яшьләр аллеясе” янында дәүләт хезмәтләре алучыларга, мәдәни урыннарда һәм иҗтимагый чараларга килүчеләргә, бөтен төбәк гражданнарына уңайлы шартлар тудырылган. Аллея төзелеше вакытында иске коймаларны сүтү, асфальт катламын алмаштыру эшләре алып барылган. Монда яшәүчеләр өчен күләгә урыннар булдырылган, лампалар яңартылган, урам чәчәкләре утыртылган.
Аллеяне ачу, узган елдагы кебек үк, Белем көненә туры китерелгән, шуңа күрә бәйрәмнең төп кунаклары беренче сыйныф укучылары булган. Район хакимияте башлыгы Зөһрә Гордиенко Кыйгы халкын күренекле вакыйга белән котлаган. Аллеяне ачу тантанасыннан соң тамашачылар игътибарына концерт программасы тәкъдим ителгән.
Президент Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырылучы “Торак һәм уңайлы шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында, Яңавыл районында да иҗтимагый территорияләр төзекләндереләчәк.
Шәһәрдә яшәүчеләр 2023 ел өчен тавыш бирүдә катнашты.
Күптән түгел нәтиҗәләр билгеле булды. Тамбов шәһәрендә узган Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр форумы барышында Яңавылның чираттагы җиңүе турында игълан ителде.
“85 миллион сум акча шәһәрне төзекләндерүгә тотынылачак. Җиңүгә катнашы булганнарны котлыйм! Шәһәрнең барлык кешеләрен! Һәм, әлбәттә, конкурс материалларын әзерләгән белгечләрне һәм җитәкчеләрне”, – дип котлады яңавыллыларны район хакимияте башлыгы Илшат Вазигатов.
Яңавыллыларны нинди яңалыклар көтә? Быелдан Балалар сәнгать мәктәбеннән һәм район китапханәсеннән территорияне төзекләндерү буенча зур эш башлана. Ул Үзәк мәйдан аша, Туган якны өйрәнү музеена, аннары Җиңү урамына кадәр барачак.
Сүз уңаеннан, әлеге проект – вокзал янын, Чыршы мәйданын һәм Сәүдә урамын берләштергән Бердәм заманча киңлекнең логик дәвамы.
Ә шулай да “Торак һәм уңайлы шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының төп күрсәткече – торак төзелеше күләмен арттыру. Бу җәһәттән төзелеш тармагының максатлы күрсәткечләренә ирешү өчен төрле чаралар гамәлгә ашырыла.
Тармак белгечләре халыкта сатып алу сәләтенең кимүен билгели. Әлеге проблеманы хәл итү өчен Тәтешле районында “Россельхозбанк” тарафыннан кредит еллык 3,25 процентлы ташламалы ставка белән бирелә. Кредит подряд шартнамәсе буенча электр, су белән тәэмин итү, су бүлеп бирү һәм газ белән тәэмин итү өчен җиһазлар сатып алуга һәм монтажлауга, шулай ук подряд оешмалары белән төзелгән торак йортларны (биналарны) ремонтлауга бирелә.
Моннан тыш, Тәтешле районында билгеләнгән күрсәткечләргә ирешүгә йогынты ясау өчен “Домокомплект” программасы буенча ташламалы займ алып була. Ул 300 мең сумга кадәр 5 елга 5 процент ставкасы белән бирелә. Әлеге программа торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнар өчен яхшы ярдәм булды, шулай ук төзелеш тармагына да ярдәм итте.
Әлеге программадан файдаланучыларның берсе – Югары Тәтешле авылыннан Хәертдиновлар гаиләсе. Гаилә башлыгы Нияз Зөлфәр улы әйтүенчә, “Домокомплект” программасы яшь гаилә өчен бик яхшы ярдәм булган.
Торак төзелешендә дәүләт ярдәме турында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров болай ди:
– Федераль үзәк ярдәме белән Уфа шәһәрендәге “Агыйдел аръягы” бистәсендә челтәрләр һәм су белән тәэмин итү объектларын финанслауны хупладык. Бу иң перспективалы территорияләрнең берсе. Биредә без 9 миллион квадрат метрдан артык торак сафка кертүне планлаштырабыз. Хисап күләме 15 ел дәвамында ел саен 440 мең квадрат метр тәшкил итәргә тиеш. Программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча 100 меңнән артык гаилә төзекләндерелгән заманча фатирлар алачак.
Республикада торак төзелеше күләмнәрен арттыруга ярдәм итә торган механизмнар, шулай ук бу өлкәдәге хәл турында төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Егор Родин түбәндәгеләрне белдерде:
– Республикада 114 йорт төзүче гомум мәйданы 2,8 миллион квадрат метр булган 233 күпфатирлы торак йорт төзи, шуларның 95е төзелештә өлешләтә катнашучыларның акчаларын эскроу счетларында урнаштыру юлы белән җәлеп итә һәм 19 төзүче күпфатирлы торак йортларны элекке тәртиптә 0,8 миллион квадрат метрдан артык мәйданда төзи.
Торак төзелешен инженерлык челтәрләрен үстерүне һәм социаль объектлар төзүне үз эченә алган инфраструктураны үстерүгә комплекслы якын килү кебек механизмнар җир кишәрлекләре әйләнешенә җәлеп итүнең гамәлдәге механизмнарын гамәлгә ашыру һәм гамәлгә кертү; төзүчеләргә финанс ярдәме чараларын күрсәтү; авария хәлендәге торактан күчерү буенча төбәк программасын гамәлгә ашыру ярдәмендә җайга салырга мөмкин.
Андрей Назаров ассызыклавынча, төзелеш тармагы үсешенең югары темпларын саклап калу буенча алда зур эшләр тора. Барлык власть органнары, министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый һәм эксперт оешмалары эшчәнлеген системалы һәм оператив координацияләү кирәк.

Резида ВӘЛИТОВА.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас