+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 сентябрь , 20:33

Алданган өлешчеләр өлешен өләшәләр

Учалы шәһәрендә Җиңүнең 65 еллыгы урамындагы 3нче санлы йорт файдалануга тапшырылды.

Алданган өлешчеләр өлешен өләшәләр
Алданган өлешчеләр өлешен өләшәләр

- Торак тапшыру 6 айдан артык вакытка сузылу сәбәпле, йорт проблемалы объектларның бердәм реестрына кертелде. Әмма «Эвент-Строй» җәмгыяте йорт төзелешен үзе төгәлли алды. Якын арада өлешләп төзүдә зыян күргән 60 кеше үз фатирларыннан ачкыч алачак, - дип хәбәр итте Башкортстан Республикасы төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов.

Исегезгә төшерәбез, Учалыдагы гомум мәйданы 4 мең квадрат метрдан артык булган йорт 2021 елның I кварталында файдалануга тапшыру планлаштырылган иде. Төзүченең финанс хәле катлаулы булу сәбәпле, йортны төзү һәм файдалануга тапшыру сроклары өзелде. 2021 елның мартында объектлар төзелешен тәмамлау буенча чараларны финанслау максатыннан «Өлешле төзелештә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды» ачык хокук компаниясе милкенә мөлкәти взнос рәвешендә субсидия бирү турында Русия Федерациясе субъекты бюджетыннан өстәмә килешү имзаланды. Субсидия бирелә торган объектлар арасына «Эвент-Строй» җәмгыяте төзүче объекты керде. Территорияләрне үстерү фонды (элек «Өлешле төзелештә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды») тарафыннан 2021 елның августында «Эвент-Строй» җәмгыятен банкрот дип тану турында гариза җибәрелгән иде. Ләкин, Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура министрлыгында йортны тәмамлау мәсьәләсе буенча үткәрелгән киңәшмә нәтиҗәләре буенча, объектны төзүче тарафыннан төзелеп бетү мөмкинлеген бирү өчен эш буенча суд утырышын кичектереп тору турында үтенеч юллау турында карар кабул ителде.

Җиде ай эчендә Җиңүнең 65 еллыгы урамында алты катлы йорт төзелеше тәмамланды. 2022 елның 14 сентябрендә «Эвент-Строй» җәмгыяте төзелгән капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм объектның файдаланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу приборлары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды.

Якын арада биредә яшәүчеләр фатирларны карый һәм кабул итү-тапшыру актына кул куя башлаячак.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас в