+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 сентябрь 2022, 10:35

Шакша юлы яхшыра, яктыра

Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдә яза.

Шакша юлы яхшыра, яктыраШакша юлы яхшыра, яктыра
Шакша юлы яхшыра, яктыра

- Бүген без реконструкциядән соң Уфаның бу бистәсен «Урал» М-5 трассасы белән бәйли торган Шакша чишелешен ачабыз. Эшләр җәй буе барды, һәм Шакшага федераль автомобиль юлыннан керүне бу вакыт эчендә ябарга туры килде. Чара мәҗбүри – иске юлүткәргеч йөкләнешне күтәрә алмады.

Хәзер биредә - зур яңа чишелеш, ул клевер яфрагының бер өлеше кебек эшләнгән – 5 төшү-борылу юлы һәм 85 метр озынлыктагы юлүткәргеч. Керү сәләте артты, ул уңайлы, тыныч һәм хәвефсез.

Бу чишелеш - зур эшнең бер өлеше, «Урал буе» юл идарәсеннән коллегаларыбыз аны 2019 елда башлаган. Ул 14,3 километр озынлыктагы участокны реконструкцияләүне күздә тота. Нәтиҗәдә юл 6 полосалы булачак, Юрмаш елгасы аша яңа күпер, тимер юл аша юл үткәргеч, җәяүлеләр өчен юл өсте кичүләре барлыкка киләчәк. Трасса яктыртылачак, шулай ук автоматлаштырылган юл хәрәкәте системасы белән җиһазландырылачак. План буенча барлык эшләр 2023 елда тәмамланырга тиеш.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас