

22 сентябрьдә Нефтекамада «Транспорт һәм төзелеш» беренче Халыкара конгрессы кысаларында Горький тимер юлының «Әмҗә» станциясе вокзал комплексының яңа бинасын ачу тантанасы булды. Тантанада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров та катнашты.
- Тимер юл элемтәсе Башкортстанның транспорт системасының иң мөһим элементларының берсе булып тора. Юлларның гомум озынлыгы 1,5 мең километрдан артып китә. Безнең республикада 85 станция бар, шуларның 39ы йөк операцияләрен башкара. Ел саен безнең тимер юл магистральләре буенча 23 миллион тоннадан артык йөк һәм 3,5 миллион пассажир ташыла. Бу күрсәткечләрне берничә тапкыр арттырырга ниятлибез. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры шулай ук тимер юл вокзалы ачылуның территорияне алга таба да үстерүгә дә, пассажирларның уңайлы хәрәкәт итүенә дә этәргеч булуын ассызыклады. Яңа бина «Русия тимер юллары» җәмгыятенең инвестицион программасы кысаларында төзелгән һәм пассажир вокзалын һәм станциянең хезмәт-техник бүлмәләрен берләштерә. Биредә пассажирлар өчен көтү залы, ерак һәм шәһәр яны элемтәсендә билетлар рәсмиләштерү кассасы, санузеллар, пассажирлар өчен платформалар ягыннан һәм торак пункт ягыннан ике керү урыны урнашкан. Бина мобиль булмаган пассажирлар өчен җайлаштырылган. Шулай ук вокзал белән тимер юл платформасы арасындагы территория төзекләндерелде, ә авыл ягыннан автотранспорт өчен парковка оештырылды һәм автобус тукталышы җиһазландырылды.
Вокзалның иске бинасы 1950 елда төзелгән һәм пассажирларга хезмәт күрсәтүгә заманча таләпләргә җавап бирмәгән. Әмҗә авылында тимер юл станциясен реконструкцияләү «РЖДстрой» филиалының 4нче төзелеш-монтаж тресты белән 2019 елның октябреннән алып барылды.
- Хезмәтләре кайчандыр иске корылманы заманча вокзал комплексына әверелдергән төзүчеләргә рәхмәтемне белдерәм. 200 миллион сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителгән. Станциянең өзлексез эшләве Нефтекаманың 140 мең кешесенә һәм якындагы торак пунктларга, Ижау, Мәскәү, Казан һәм Екатеринбургка бару мөмкинлеге ачыла, - диде Андрей Назаров.
Чара нәтиҗәләре буенча Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Горький тимер юлы хезмәткәрләрен рәхмәт хатлары белән бүләкләде.