21 сентябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Беларусь Премьер-министры Роман Головченко Раил Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институтының Археология һәм этнография музеенда булдылар. Монда, аерым алганда, сармат алтын коллекциясе саклана, алар – безнең эрага кадәр IV гасырның уникаль эшләре.
Институт директоры Сергей Емелин үзенең тарихи-мәдәни әһәмияте буенча сармат алтынының бәһасез байлык булуын һәм дөньяда тиңдәше булмавын сөйләде.
1987-88 елларда танылган башкорт археологы Анатолий Пшеничнюк җитәкчелегендәге экспедиция тарафыннан табылган коллекция дөнья дәрәҗәсендәге фәнни сенсация булды. Ул Русиядә һәм чит илләрдә берничә тапкыр күрсәтелде.
Фото: glavarb.ru