Телеграмм-каналларда, янәсе, Русия Эчке эшләр министрлыгының рәсми бланкы таратыла башлады, аңа ярашлы 22 сентябрьдән илебездә хәрби комиссариатлар вәкилләре ЮХХДИ стационар постларында кизү торачак, тәртип сакчылары ирләр идарә иткән машиналарны туктатачак, шуннан соң аларны хәрби комиссариатлар вәкилләренә юллаячаклар, дигән сүзләр таралды.
Русия Эчке эшләр министрлыгында фейк документны кире кактылар.
«Әлеге мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Бу хәбәр - фейк, ә әлеге документтагы мәгълүматлар — ялган. Ведомство мәгълүмат чаралары вәкилләрен һәм интернет челтәреннән актив файдаланучыларны игътибарлы һәм уяу булырга, рәсми чыганаклардан гына файдаланырга чакыра", - диделәр ведомствода.
фото: башинформ