+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 сентябрь 2022, 17:00

Балаларга бәхетле мизгелләр бүләк итәчәкләр

Уфадагы балалар лагеренда Донбасстан килгән сабыйлар өчен бәйрәм оештырылачак.

Балаларга бәхетле мизгелләр бүләк итәчәкләрБалаларга бәхетле мизгелләр бүләк итәчәкләр
Балаларга бәхетле мизгелләр бүләк итәчәкләр

25 сентябрьдә башкаладагы “Связист” балалар лагерендагы вакытлыча урнашу пунктында Донбасстан килгән балалар өчен Башкортстан халыклар дуслыгы йорты “Без төрле – без бергә” дип аталган чара үткәрәчәк.

Балаларны бай эчтәлекле белем бирү һәм күңел ачу чаралары көтә. Башкортстан халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре балаларга Башкортстан, анда яшәүче халыклар, республиканың истәлекле урыннары, күренекле шәхесләре, милли мәдәнияте һәм ризыклары турында сөйләячәк.

Танылган артистлар, шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышлары көтелә. Алар арасында – билгеле кубызчысы, мультиинструменталист, Башкортстанның халык артисты Миндигафур Зәйнетдинов.

Балалар "Славян курчаклары" күргәзмәсе белән таныша алачак. "Кызыл яр" урыс тарихи-мәдәни үзәге белгечләре Венера Фәрганова һәм Алена Шәмсетдинова "Фетрдан матрешка" дигән осталык дәресе күрсәтәчәк.

Бәйрәм программасының күңел ачу өлешендә балаларны үзара берләштерүче уеннар һәм ярышлар көтә. Һәр сабый елмаю, шатлык һәм яңа танышулар алачак.
Чара 16:00 сәгатьтә башлана.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас