Ул Донбасс төбәгендә үтүче референдумны хуплап оештырылды. Митинг-концертка 20 меңнән артык кеше килде. Алар арасында яшьләр, өлкәннәр, бизнес вәкилләре, студентлар да бар иде.
Мәйданга җыелганнарның барысын да бер максат берләштерде — үзенең гражданлык позициясен белдерү һәм чираттагы мәртәбә Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов варисларының үзләренекен ташламавын ассызыклау.
Чарада, алда хәбәр итүебезчә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. Митинг Башкортстан эстрадасы йолдызлары чыгышы белән үрелеп барды.
Фото: Зөһрә Исламова.