+15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 сентябрь , 17:25

Биш торак пунктын урап узучы юл төзелешенә старт бирелде

Бүген, 23 сентябрьдә, Башкортстанда 5 торак пунктын урап уза торган юл төзелешен башлауга багышланган истәлекле капсулага нигез салынды. Хәтер капсуласын салу М-7 "Идел" трассасының булачак дублеры башында төзелеп килүче трассаның дүртенче чакрымында башкарылды.

Биш торак пунктын урап узучы юл төзелешенә старт бирелде
Биш торак пунктын урап узучы юл төзелешенә старт бирелде

Тантаналы чарада Башкортстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев, «Приуралье» идарәсе баш инженеры Александр Михайлов, «ДСК Автобан» җәмгыятенең башкарма директоры Олег Мартыненко, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, проект һәм подряд оешмалары хезмәткәрләре катнашты.

Александр Булушев төбәк өчен объектның әһәмиятен билгеләп үтте: «Бу юл транзит транспорт өчен генә түгел, ә Илеш, Чакмагыш , Дүртөйле районнарында яшәүчеләр өчен дә юл хәрәкәте иминлеге ягыннан республика өчен мөһим. Моннан тыш, аның төзелеше төбәк экологиясен яхшыртачак, чөнки "Идел" М-7 автомобиль юлыннан барлык артык транспортны дублерга чыгарачак".

Исәмәт, Югары Яркәй, Лаяшты, Ишкар һәм Әсән авылларын урап узу юлы Мәскәү - Казан - Екатеринбург тиз йөрешле маршруты составына керә, аны гамәлгә ашыру Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча алып барыла. Барлык эшләр 2024 елда тәмамланачак.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас в