+15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 сентябрь , 16:20

Өлешчә мобилизация турында сорауларга Ситуацион үзәктә җавап бирәләр

Бүгеннән табибка, вакциналануга язылу, табибны өйгә чакыру 122 номеры “2” төймәсе буенча алып барыла.122 номерында “1” төймәсе буенча хәзер өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча консультация бирәләр, дип хәбәр итәләр Башкортстанның Ситуацион үзәгендә. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы мәгълүмат биргән.

Өлешчә мобилизация турында сорауларга Ситуацион үзәктә җавап бирәләр
Өлешчә мобилизация турында сорауларга Ситуацион үзәктә җавап бирәләр

«Бүгенге көннән башлап бердәм 122 федераль номеры, өстәмә “1” буенча без өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләр кабул итә башладык. Иртәдән безгә 120дән артык шундый шалтырату килде", - ди Башкортстанның Ситуацион үзәге эксперты Лилиана Даутова.

Аның сүзләренә караганда, төбәктә яшәүчеләрне ешрак кемнең өлешчә мобилизацияләнергә тиешлеге, хезмәткә чакырылучыларның яше, нинди хәрби белгечлек буенча чакырылыш булуы һәм башка мәсьәләләр борчый.

«Без шулай ук урындагы хәрби комиссариатлар белән элемтәләр турында хәбәр итәбез. Бигрәк тә басым ясыйм: хәл һәркемнең төрле, шуңа күрә шәхсән аңлатабыз. Мәсәлән, кеше Караидел районында пропискада, ә Уфада эшли, - ди Лилиана Даутова. - Моннан тыш, безнең белән элемтәдә хәрби комиссариат белгечләренең эш төркеме дә бар. Шуның аркасында бик конкрет, хәрби характердагы мөрәҗәгатьләр безгә аларны тиз арада карарга ярдәм итә. Без бары тик заявка ясыйбыз һәм эшче төркемгә тапшырабыз. Шул ук вакытта безгә мөрәҗәгать иткән кеше барыбер кирәкле ярдәмне алачак. Аның белән телефон аша хәрби комиссариат белгечләре оператив элемтәгә керәчәк һәм шәхсән консультация бирәчәк».

Халык мөрәҗәгатьләре көн саен 8 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр тәнәфессез һәм ял көннәрсез кабул ителә.

Фото:Валерий Шахов

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас в