"Бүген барыгызны да бергә күрүемә бик шатмын! Сез беләсез, әле безнең ил өстендә, халкыбызның ирекне сайлау хокукы өстендә куркыныч туды. Сез мин илемне ничек яратуымны беләсез. Мин барлык рекордларымны туган җиремә, республикама, халкыма багышлыйм. Һәм Башкортстан флагын иң биек таулар башына кадаганда мин илебез өчен горурланам. Хәзер безгә, элекке кебек, Җиңү хакына берләшергә, илебезне якларга һәм Донбасстагы кешеләрне якларга кирәк.
Минем уйлавымча, хәзер референдумга баручы кешеләргә ярдәм кирәк, чөнки бу соңгы сигез ел эчендә алар бомбага тотылган һәм куркып яшәгән. Хәзер бүген аларда әлегә кадәр булмаган куркынычсызлыкны табу өмете бар.
Ә инде ЛНР, ДНРны якларга китүчеләргә туган йортларына, гаиләләренә исән-имин кайтуларын телим! Алар безнең илне, гаиләләребезне, балаларыбызны, йортыбызны якларга баруларын аңлыйлар, шуңа күрә аларга өйләренә исән-имин кайтсыннар. Гомерләрен саклап калсыннар!" - диде үз чыгышында Рөстәм Нәбиев.
Фото: Динар Кәлимуллин