

Митинг-концертта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чыгыш ясады.
«Без бүген монда уртак язмыш һәм уртак максатлар белән берләштерелгән бер халык буларак җыелдык. Рәхмәт сезгә моның өчен! Бүген Башкортстаннан меңләгән егет хәрби бурычын үти, Ватаныбызны саклап, дошманга каршы батырларча сугыша. Мин өч фамилияне атыйм: Серафимов - урыс, Илһамов - башкорт, Насыйбуллин - удмурт. Бу өч яшь егет - өч Русия Герое. Кызганычка каршы, алар барысы да үлгәннән соң бүләкләнде, әмма без үз бурычын үтәүче егетләр белән горурланабыз.
Бу көннәрдә Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә референдумнар уза. Бу төбәкләрдә яшәүчеләр мөһим, тарихи карар кабул итә - Русия белән бергә булу. Без бүген монда аларны хупларга һәм, сезне бөек Русия халыкларының зур гаиләсенә көтәбез, дип әйтергә җыелдык. Мин ышанам, безнең эшебез хаклы, һәм без җиңәчәкбез! Бу юл җиңел булмаячак, әмма без үзебезгә ышанабыз, илебезгә һәм Президентыбызга ышанабыз”, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Фото: "Башинформ"