Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, хәзерге социаль-икътисади шартларда халык эчке авиарейсларга зур кызыксыну белдерә. Моннан тыш, Башкортстанга илнең башка субъектларыннан туристлар агымы арта. Бу уңайдан очышларның географиясен һәм ешлыгын иң кирәкле юнәлешләр буенча үстерү мөһим.
Авиакомпаниянең Директорлар советы рәисе Павел Удод Башкортстан Башлыгына республиканың гражданнар авиациясе үсешенә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. Ул «Уфа» халыкара аэропорты эшен оештыруны югары бәяләде һәм киләсе елда «Азимут» 2021 ел дәрәҗәсенә карата, нигездә, Русия эчендәге очышлар хисабына пассажирлар ташу күләмен икеләтә арттырырга ниятләвен әйтте.
Моның өчен компаниянең техник паркын ел азагына кадәр өч «Сухой Суперджет-100» самолеты тулыландырачак. «Уфа» халыкара аэропорты генеральный директоры Александр Андреев хәбәр иткәнчә, республика башкаласының һава капкалары коллективы бүген өч миллионлы пассажирга хезмәт күрсәткән. Шул ук вакытта аэропорт инфраструктурасы пассажирлар агымын елына 5,5 миллион кешегә кадәр арттырырга мөмкинлек бирә.
Башкортстан Башлыгы «Азимут» авиакомпаниясе җитәкчелегенә республика Транспорт министрлыгы һәм туроператорлар белән берлектә Сәмәрканд, Минск һәм Тель-Авивка халыкара рейслар ачу потенциалын анализларга тәкъдим итте.
Фото: glavarb.ru