+15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 сентябрь , 16:50

“Русия белән яңадан берләшү тарихи гаделлекне тергезә”

23-27 сентябрьдә безнең күз алдында илебез өчен тарихи әһәмияткә ия вакыйга булачак: Донецк, Луганск халык республикаларында, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә Русия составына кушылу өчен референдум үтәчәк. Шушы уңайдан бүген, 23 сентябрьдә, Уфада “Торатау” Конгресс-холл янындагы мәйданда “Шәйморатов варислары үзебезнекеләрне ташламый!” дигән митинг-концерт бара.

“Русия белән яңадан берләшү тарихи гаделлекне тергезә”
“Русия белән яңадан берләшү тарихи гаделлекне тергезә”

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарлары конгрессының башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов референдум турында үз фикерләрен белдерде:

“Донецк һәм Луганск халык республикалары, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләренең азат ителгән территорияләре 23-27 сентябрьдә Русия составына керү турында референдумнар үткәрәчәк.

Совет чорында, Бөек Ватан сугышы елларында без Донецк һәм Луганск халкы белән бергә Туган илне фашистлардан азат итү өчен көрәштек. Үзаллы Украина төзелгәч, анда аерым көчләр милләтчелеккә өстенлек бирде, анда яшәүче урыслар кысуга-кимсетелүгә дучар булды. Аларның үз телендә сөйләшергә, рухи-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә мөмкинлекләре чикләнде. Нәкъ шулар 2014 елда Донецк һәм Луганскидагы вакыйгаларга сәбәпче булды. Русия Президенты Владимир Путин Донецк һәм Луганск халык республикалары үтенеченнән соң махсус операция уздыру турында карар кабул итүен белдерде.

Бу Украина һәм НАТО илләре тарафыннан урысларга карата оештырылган террор шартларында кирәкле карар булды. Бу - безнең тарихи киләчәгебез өчен көрәштә борылыш вакыты.

Башкортстан белән Донбассны якын, җылы һәм чын тугандаш мөнәсәбәтләр бәйли. Башкортстан халкы бу төбәк кешеләренә ярдәм күрсәтә, Донбасс халкы өчен җан ата һәм борчыла. 21 сентябрьдә Башкортстан Донбасска гуманитар йөк белән 30нчы колоннаны озатты. Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Русия, азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләрнең илебез составына керүләре өчен референдумда тавыш бирсәләр, аларның ихтыярын хуплаячак. Бу территорияләрнең Русия белән яңадан берләшүе тарихи гаделлекне тергезә”.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас в