

Исегезгә төшерәбез, 23-26 сентябрьдә, югарыда атап үтелгән территорияләрдә яшәүче гражданнар, ә бездә Башкортстанга күченеп килергә мәҗбүр кешеләр буларак участок сайлау комиссияләре биналарыннан читтә тавыш бирә, ә 27 сентябрьдә алар, сайлау участокларына килеп, үз фикерләрен белдерә алачак. Сүз агымдагы елда күчеп килүчеләр турында гына түгел, 2014 елдан башлап туган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булганнар турында да бара.
Элегрәк "Башинформ" Уфада күзәтүчеләр эше турында хәбәр иткән иде, бүген, 25 сентябрьдә, алар Стәрлетамак районында булды. Референдум барышы белән танышу Донецк һәм Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре сайлау комиссияләре урнашкан Стәрлетамак районы Мәдәният сараенда булудан башланды. Сайлауларны югарыда аталган төбәкләрдә яшәүчеләр үзләре оештыра, республика сайлау комиссияләре вәкилләре, кирәк булса, аларга ярдәм күрсәтә.
Башкортстанның Иҗтимагый палатасы вәкилләре һәм чит ил күзәтүчеләре төркеме, УИКлар әгъзалары белән бергә, өйдә тавыш бирергә теләүчеләрнең йортларына җибәрелә.
"Минем өчен бу - бик мөһим сайлау, без 8 ел эчендә даими атышлардан бик арыдык, тотрыклылык телим. Әлбәттә, мин туган шәһәремне сагынам, тик хәзер анда бик куркыныч", - ди Горловкадан 18 яшьлек Елизавета. Стәрлетамакта ул 2022 елның февраленнән яши. 2014 елда монда аның әтисе килгән, ул инде Русия гражданлыгын алган.
"Бернинди хокук бозулар турында сүз дә булырга мөмкин түгел, мин процессның тулы намуслылыгын һәм үтәкүренмәлелеген күрәм, кешеләр хокукларына, аларның шәхси тормышына хөрмәт күрсәтергә кирәк", - дип билгеләп үтте "21st Century Wire" веб-сайты мөхәррире, Бөекбританиядән килгән бәйсез журналист Ванесса Били.
"Минем йортка 2 снаряд эләкте, мин могҗиза белән исән калдым. Без гомер буе эшләдек, бу йортны төзедек һәм йортсыз калдык. Мин перинаталь үзәктә эшләдем, ә бервакыт безне эшкә кертмәделәр - анда Украина хәрбиләре тукталды. Ирем һәм улымны бу вакыйгалар башланганчы ук югалттым, Башкортстанга эвакуацияләнә алдык, - дип сөйләде Мариупольдән Надежда Федоровна.
“Без, җәмәгатьчеләр, республика территориясендәге референдумда тавыш бирүнең барышы, әлеге процесста катнашучылар өчен тудырылган шартлар белән танышуны дәвам итәбез. Чит ил сайлау комиссияләре тыныч режимда эшли, сайлаучылар үз позицияләрен шактый актив белдерә. Халыкара күзәтүчеләр комиссия әгъзалары, сайлаучылар белән ачыктан-ачык һәм дустанә аралашалар. Өченче көн кампания эшлекле шартларда уза, сайлау процессында катнашучыларның барысы өчен дә тиешле шартлар тудырылган, аларның барлык хокуклары катгый үтәлә дип әйтергә мөмкин", - дип нәтиҗә ясады чираттагы көнгә Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Лида Исаргакова.
Фото: bashinform.ru