+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 сентябрь 2022, 09:25

Горурланабыз синең белән, Шейн!

Якташыбыз батырлыгы бөтен илгә яңгырады.

Горурланабыз синең белән, Шейн!Горурланабыз синең белән, Шейн!
Горурланабыз синең белән, Шейн!

Якташларыбыз батыр йөрәкле булуларын әледән-әле исбатлап тора. Дошманга каршы алышта алар илебезнең чын патриоты булуын күрсәтә. Күптән түгел шундый Балтач егете турында үзәк телевидениедән дә сөйләделәр.

"Артиллерия дивизионы командиры капитан Владимир Шейн, дошман туктаусыз миномет утына тотуга карамастан, Русия гаскәрләренең һөҗүмен тәэмин итә һәм безнең солдатларның гомерен саклап кала.

Владимир Шейн дивизионының актив хәрби эшчәнлеге националистларның һөҗүмгә чыгу һәм резервларын урнаштыру мөмкинлеген өзә. Артиллерия һөҗүме белән каршы якның ике берәмлек реактив залп системасы машинасы, дистәгә якын дошман минометы һәм 20дән артык боевик юк ителә.

Артиллерия уты астына эләккәч, Владимир Шейн хәлне дөрес бәяли һәм дивизионга яңа позицияләргә күченергә боера, бу исә хәрби хезмәткәрләрнең гомерен саклап калырга мөмкинлек бирә, шулай ук коралларны һәм хәрби техниканы төзек хәлдә калдыра", - дип яза "Балтач таңнары" гәзите.

Горурланабыз синең белән, Владимир Шейн!

Фото: baltachtan.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас