- Район башлыкларына мөрәҗәгать итәм. Бөтен агымдагы эшләрне читкә куеп торыгыз. Сезгә кергән мөрәҗәгатьләрне анализлагыз. Хәрби комиссариатларга чыгыгыз һәм исемлекләр белән эшли башлагыз. Сораулары булган һәр кеше буенча ачыкларга кирәк, - диде Радий Хәбиров. - Әгәр дә тәкъдим ителгән фактларның чыннан да мобилизация өчен каршылык булуын күрсәгез, хәлне төзәтегез. Әгәр дә кеше ялгыш мобилизацияләнгән икән, аны кире кайтарырга кирәк.
Республиканың хәрби комиссары Михаил Блажевич хәбәр иткәнчә, мобилизацияләнгән халыкның 30 проценты - иреклеләр. Алар, повестка килгәнне дә көтмичә, военкоматларга килгәннәр.
- Барлык муниципалитетларда да мобилизация буенча комиссия эшли, - дип хәбәр итте хәрби комиссар. - Гражданнарга хәбәр итү, аларны җыю һәм хәрби частьләргә озату бара. Беренче мобилизацияләнгән резервистларның командалары инде хәрби өйрәнү урыннарына китте.
Фото: glavarb.ru