

- "БАРС" иреклеләр отрядында безнең егетләр бик күп, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Отряд командирлары миңа яздылар, безнең сугышчылар өчен рәхмәт әйттеләр. Аларга уңышлар телим, хәрби бурычларын үтәсеннәр һәм исән-сау әйләнеп кайтсыннар.
Башкортстан Башлыгы шулай ук ирекленең әнисе Татьяна Константиновна Халиковка улын лаеклы тәрбияләгәне өчен рәхмәт белдерде.
Фото: glavarb.ru