

Сорау: Үзең белән өс киеме, аяк киеме алыргамы?
Җавап: Әлбәттә. Сез теләсә нәрсә алаласыз.
Сорау: Безнең мобилизацияләнүчеләр нинди киемдә хезмәт итәчәк?
Җавап: Махсус формада хезмәт итәчәк. Ләкин алмаш кием зыян итмәс. Кайдадыр киемне юарга һәм вакытлыча алмаштырырга кирәк булачак. Экстремаль шартларда кайдадыр кием юешләнергә, ертылырга мөмкин, мондый очракта аны алыштыруны беркем дә тыя алмый. Бу рөхсәт ителә һәм сез үзегез белән кечкенә запас йөртә аласыз.
Сорау: Безнең егетләрне күпме өйрәтәчәкләр?
Җавап: Бер ай чамасы.
Сорау: Әзерлек ничек алып барылачак?
Җавап: Хәрби батальоннар әзерләгәндә Шәйморатов һәм Доставалов полигонында Тоцкидагы хәрби училище укытучылары, курсантлар җәлеп ителде, дәресләр үткәрү өчен әлеге үзәкләргә командировкага җибәрелгән махсус профессионаллар бар иде. Хәзер аларның күнекмәләре бу хәрби өйрәнүләрдә каралган. Шуңа күрә барысы да реаль шартларга мөмкин кадәр якын булачак. Махсус операция тәҗрибәсе шактый зур, мондый тәҗрибәсе булган һәм аны башкаларга өйрәтә алучы кешеләр бик күп.
Сорау: Гаиләдә йөкле хатыны булучыларга нәрсә эшләргә? Алар чакырылырмы?
Җавап: Чакырыла.
Сорау: Балалар буенча нинди чикләүләр бар?
Җавап: Әгәр16 яшькә кадәрге 4тән артык бала булса, мәсьәлә 31нче санлы Федераль закон белән регламентлаштырыла. Закон шулай ук гаиләдә өч баласы булганнарга кагыла, ләкин хатыны дүртенчегә авырлы һәм йөклелек вакыты 22 атнадан узса.
Сорау: Гаиләдә инвалид булса? Әйтик, инвалид ата-ананы карарга кирәккәндә?
Җавап: Бер шарт - ул гаиләдә бердәнбер караучы кеше булса гына. Әгәр чакырылучының бертуганнары булса, ата-анасын алар карый. Әгәр ул инвалид ата-ананы каручы бердәнбер кеше булса, мобилизацияләнергә тиеш түгел. Бу, шулай ук, Федераль законның 18.31 мәддәсе белән регламентлана.