+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Көнүзәк
27 сентябрь 2022, 18:10
Башкортстан “Ростех” белән хезмәттәшлекне ныгыта
Бүген Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм “Ростех” авиация комплексының индустриаль директоры Анатолий Сердюков республика һәм дәүләт корпорациясе арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча ведомствоара комиссия утырышын үткәрделәр.
Башкортстан “Ростех” белән хезмәттәшлекне ныгыта
Утырышта катнашучылар “Ростех” предприятиеләренең оборона заказын тормышка ашыруда һәм технологик суверенитетка ирешүдә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.
- Башкортстан һәм “Ростех” предприятиеләре арасындагы мөнәсәбәтләр даими һәм эзлекле характерда, - диде Радий Хәбиров. – Ведомствоара комиссиянең алдагы утырышлары нәтиҗәләре буенча 100гә якын йөкләмәнең күбесе гамәлгә ашыру стадиясендә. Башкортстанда 2022 елның сигез аенда “Ростех" предприятиеләре җитештерүнең сизелерлек үсешен тәэмин иткән. Туймазы автобетоновозлар заводында һәм Стәрлетамакның «Станокостроение» заводында – ике тапкыр, КумАППта – 30 процентка якын, «Гидравлика»да – 10 процентка.
Башкортстан Башлыгы Күмертау авиапредприятиесендә республика өчен әзерләнгән "Ка-32" янгын сүндерү вертолетының нәтиҗәле эшен билгеләп үтте.
- Бу сезонда винтлы машина табигый һәм техноген янгыннарны бетерү буенча үз мөмкинлекләрен күрсәтте, - диде Радий Хәбиров.
Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/158177.html
Башкортстан Башлыгы бу темага социаль челтәрләрдә әһәмиятле пост та урнаштарган:
ВК:
https://vk.com/wall413272232_884574
ОК:
https://ok.ru/profile/590884299566/statuses/155586090572590
Автор:
Ләйсән Якупова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"