+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 Сентября 2022, 03:50

Чын ир-егетләр авыр чакта сынала!

 Республикадан мобилизацияләнгәннәрнең тәүге төркемнәре махсус әзерлек урыннарына озатылды.

Чын ир-егетләр авыр чакта сынала!Чын ир-егетләр авыр чакта сынала!
Чын ир-егетләр авыр чакта сынала!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Стәрлетамак шәһәре һәм районыннан мобилизацияләнгәннәрне озату уңаеннан оештырылган митингта катнашты. Алар махсус әзерлек урыннарына озатылды.

Төбәк җитәкчесе озатылучыларга куелган бурычларны уңышлы үтәүләрен һәм туганнары, якыннары янына исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.
– Хөрмәтле якташлар! Бүген без монда җыелдык, күңелебездә ике сүз – хөрмәт һәм рәхмәт. Чын ирләр буларак сезгә хөрмәт. Хәзер катлаулы чор, ләкин ул чын ир-егетләрне тәрбияли. Һәм безне, илне, Донбасс кешеләрен якларга баруыгыз өчен рәхмәт! Без сезгә ышаныч белән карыйбыз. Хәрби бурычыгызны лаеклы үтәрсез дип ышанам. Исән-сау әйләнеп кайтуыгызны көтәбез. Сезнең туганнарыгыз һәм якыннарыгыз борчылмасын өчен республика тырышлык салачак. Без аларга булышачакбыз, сезгә вәгъдә бирәм.
Хәрби хезмәткәрләр алдында сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм дин әһелләре чыгыш ясады. Аларга Стәрлетамак шәһәре һәм районы буенча православие чиркәве рухание Павел Миронов һәм Стәрлетамак мөселманнары дини оешмасының имам-хатыйбы Ришат хәзрәт фатыйхаларын бирде.
Стәрлетамакта республика Башлыгы Радий Хәбиров, шулай ук, хәрби хезмәткәр, өлкән сержант Юрий Чумаков гаиләсенең хәлен белде. Юрий Чумаков агымдагы елның апрелендә “Барс” отряды составында махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак була. Башкортстан Башлыгы Указы белән ул үлгәннән соң Шәйморатов орденына лаек булды.
Радий Хәбиров бүләкне геройның гаиләсенә тапшырды, Юрий Чумаковның әнисе Татьяна Васильевна белән аралашты.
– Сезнең улыгыз турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Ул лаеклы көрәште, кыюлык һәм батырлык күрсәтте, – диде Радий Хәбиров. – Һичшиксез, сезгә ярдәм итәчәкбез, барлык кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез.

25 сентябрьдә исә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Кырмыскалы районында мобилиза­ция­лән­гән халыкны хәрби хезмәткә озату уңаеннан оештырыл­ган митингта катнашты. Алар махсус хәрби опе­рациядә катнашуга әзер­лек өчен хәрби частьларга юлланды.

– Хөрмәтле иптәштәр! Хөрмәтле якташлар! Без бүген монда сезгә хөрмәт сүзләре әйтер өчен килдек. Катлаулы вакытлар һәм авыр карар. Ләкин нәкъ менә шундый гади булмаган вакытлар чын ир-егетләрне тәрбияли, – диде Радий Хәбиров. – Сез Ватаныбызны якларга китәсез. Инде берничә ай Башкортстаннан меңләгән егет анда сугыша. Аларга сезнең ярдәмегез бик кирәк. Алар сезне кө­тә. Без сезне хәрби бурычыгызны лаеклы үтәр­сез, иң мөһиме исән-сау әйләнеп кайтырсыз дигән өмет белән озатабыз. Сезнең гаиләләр – безнең гаиләләр, дип әй­тәсем килә. Респуб­ли­кабызның бөтен көчен сезгә һәм якыннарыгызга ярдәм итүгә юнәл­тербез дип ышандырам. Алар өчен тыныч булыгыз.
Башкортстанның хәрби комиссары, полковник Михаил Блажевич ир-егетләргә уңышлы хезмәт итүләрен теләде.
– Без һәр көнне андагы егетләр белән аралашабыз – алар безнең ярдәмне көтә, – диде ул. – Сезгә батырлыгыгыз һәм кыюлыгыгыз өчен рәхмәт! Җиңү безнең якта булачак!
Митингта җәмәгать эш­леклеләре, руханилар изге теләкләрен җиткерде.
Кырмыскалы районы­ның Сихонкино авылында республика Башлыгы Радий Хәбиров солдат Кузьма Николаев гаиләсенең хәлен белеште. Украина терри­ториясендә хәрби опера­циянең беренче көннәрендә Кузьма хез­мәттәшләре белән чолганышка эләккән. Ул авыр яраланган һәм, шуңа карамастан, по­зициядә калырга дигән карар кабул иткән. Кузьма батырлыгы өчен үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Республика Кузьма Николаев гаиләсен игътибарсыз калдырмады. Район хакимияте ярдәме белән аның инвалид әтисенә яңа йорт төзелә. Хәрби хезмәткәрнең тол хатыны ике кечкенә бала тәрбияли.
Моңа кадәр Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәһәр һәм район башлыклары, Хөкү­мәт әгъзалары белән өлеш­чә мобилизацияне оеш­тыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Мәгълүм булуынча, аны илдә Югары Башкомандующий, Русия Президенты Владимир Путин игълан итте.
Киңәшмәдә, шулай ук, министрлыклар һәм ведомстволар, хәрби комиссариатлар җи­тәкчеләре катнашты. Республика Башлыгы алар алдында торган төп бурычларны билгеләде.
– Мобилизацияләнгән якташларыбызга карата төп принцибыбыз үзгәрешсез: “Шәйморатов варислары үзебезнекеләрне ташламый!” – диде Радий Хәби­ров. – Шуңа күрә Башкортстан Башлыгы Хаки­миятенә һәм республика­ның хәрби комиссариатына килеп туган мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итү өчен төбәк Башлыгы киңәшчесе вазыйфасында минем вәкил­ләремне резервистлар әзерләү мәй­дан­­чыкларында билгеләү мәсьәләсен хәл итүне йөклим. Алар хәлне эчтән беләчәк һәм миңа урында нәрсә булганы турында даими хәбәр итәчәк.
Төбәк җитәкчесе муниципалитет башлыкларына хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм өчен рәхмәт белдерде һәм мо­билизацияләнгәннәрнең якыннары, туганнары өчен дә шундый ярдәм оештырырга кирәклеген билгеләп үтте.
Башкортстан Башлыгы, шулай ук, “Бердәм Русия” җитәкчелегенә урыннарда хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре белән хезмәт­тәшлек оештырырга тәкъ­дим итте. Партия волонтерлары аларга хуҗа­лыкта, азык-төлек, дарулар сатып алуда, башка көн­күреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итә ала.
– Әгәр повестка сезнең туганнарыгызга яисә танышларыгызга килсә, минем янга аларны алып калу үтенече белән килергә кирәкми, – дип мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров муниципалитет башлыкларына. – Закон буенча эш итегез.
Республика җитәкчесе хәбәр итүенчә, хәрби хез­мәткәрләр өстәмә уку һәм өйрәнүләр узачак. Республика Хөкүмәте һәм муниципалитетлар башлыклары мобилизацияләнгән халыкны әзерлек урыннарына уңайлы китереп җиткерүне тәэмин итәргә тиеш. Башкортстан Башлыгы шушы максатларга автобус паркын әзерләргә кушты. Автобусларда барлык резервистлар өчен җитәрлек күләмдә эчә торган су һәм сыйфатлы коры паек булуы мөһим. Республика җи­тәкчесе, шулай ук, юлда туклану пунктлары оештырырга тәкъдим итте.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас