+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 Сентября 2022, 09:45

Галина Катющенко: "27 сентябрь безнең тормышыбызны үзгәртәчәк"

Сишәмбе, 27 сентябрь, Запорожье өлкәсенең азат ителгән территорияләрендә яшәүчеләрнең тормышын үзгәртәчәк, чөнки бүген - әлеге өлкәнең Русия Федерациясе белән берләшүе турындагы референдумда тавыш бирүнең соңгы көне. Кичә журналистлар өчен мондый фикерне төбәкнең сайлау комиссиясе башлыгы Галина Катющенко белдерде. Исегезгә төшерәбез: Запорожьеда бу көннәрдә якташ хезмәттәшебез, журналист, "Октябрьский нефтяник" гәзитенең баш мөхәррире Анна Москалец эшли, дип яза “Молодежная газета”.

Галина Катющенко: "27 сентябрь безнең тормышыбызны үзгәртәчәк"Галина Катющенко: "27 сентябрь безнең тормышыбызны үзгәртәчәк"
Галина Катющенко: "27 сентябрь безнең тормышыбызны үзгәртәчәк"

Коллегабыз билгеләп үткәнчә, участок сайлау комиссиясе әгъзалары чын батырлык үрнәге күрсәтә. Алар үз гражданнарына тарихи сайлау ясарга мөмкинлек бирә.

“Сайлау участокларыннан гомумиләштерелгән мәгълүматлар буенча, Запорожье өлкәсенең Русия белән кушылуы мәсьәләсе буенча референдумга килү, чит илләрдә дә тавыш бирү нәтиҗәләрен исәпкә алып, 66,43 процент тәшкил итте. Өлкәдән читтәге сайлау участокларында тавыш бирүнең дүрт көне эчендә референдумда 36 558 кеше катнашкан. Тавыш бирү вакытында хокук бозулар турында хәбәрләр килмәде”, - дип сөйләде Запорожье сайлау комиссиясе башлыгы Галина Катющенко.

Шулай ук өлкә сайлау комиссиясе башлыгы Запорожье өлкәсе районнары буенча дүрт тавыш бирү көнендә гомумиләштерелгән килү саннарын әйтте: Бердянск - 64,3, Бердянск районы - 64,82, Васильев районы - 64,28, Мелитополь - 66,39, Мелитополь районы - 67,21, Пологовский районы - 65,41, Чернигов районы - 62,44, Энергодар - 67,18 процент.

"Өйдә тавыш биргәндә сайлаучыларның максималь актив катнашуы турында билгеләп үтәсе килә. Алар сайлау комиссиясе әгъзалары артыннан үзләре йөрде һәм алардан өйләренә килеп тавыш бирергә мөмкинлек бирүләрен сорадылар", - дип ассызыклады Галина Катющенко.

Ул Франциядән, Камеруннан һәм Сүриядән халыкара күзәтүчеләр белән очрашуы турында сөйләде.

"Халыкара күзәтүчеләргә безнең референдумга шундый игътибар биргәннәре өчен без рәхмәтле һәм алар аша халыкара җәмәгатьчелеккә тавыш бирүнең ничек узуы турында дөреслекне җиткерербез дип өметләнәбез", - дип билгеләп үтте Запорожье өлкәсе сайлау комиссиясе башлыгы.

Ул участок сайлау комиссияләре әгъзаларын да игътибарсыз калдырмады, аның сүзләренчә, алар геройларча эш башкаралар.

"Мин шушы дүрт көн эчендә зур эш башкарган участок сайлау комиссияләре әгъзаларына рәхмәт белдерәсем килә. Иртәгә аларның соңгы көне, соңгы сугышы калды... Мин ышанам, алар барысы да бу сынауны лаеклы узачак. Дүрт көн безнең комиссияләрнең иминлеген тәэмин иткән хокук саклаучыларга рәхмәт белдерәсем килә. Мин ышанам, алар нәкъ шулай ук иртәгә дә участокларда сайлаучыларның иминлеген тәэмин итәчәк", - диде Галина Катющенко.

Фото: mgazeta.com

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас