

Бүген сайлау участокларында тавыш бирү процедурасы уза. Башкортстанда яшәүчеләр - алда аталган төбәкләрдән күченүчеләр өчен алар Уфада һәм Стәрлетамакта оештырылган.
Уфаның «Мотор төзүчеләр» Мәдәният сараенда урнашкан шуларның берсендә ни баруы турында «Башинформ» материалында язылган.
Мәдәният сараеның икенче катында 4 сайлау участогы урнашкан, аларда ДХР, ЛХР, Запорожье һәм Херсон өлкәләре вәкилләре эшли. Һәр төбәк өчен махсус зона бүлеп бирелгән, анда, сайлау комиссияләре әгъзаларыннан тыш, тавыш бирү өчен ябык кабиналар һәм бюллетеньнәр өчен урналар бар.
"Без тавыш бирүне оештыру буенча гына ярдәм итәбез: сайлау комиссияләренә бина бирдек, Уфада һәм Туймазыда вакытлыча урнаштыру пунктларында яшәүче мәҗбүри күченүчеләрне үзәкләштерелгән алып килү оештырылды», - дип аңлата Уфа хакимияте башлыгы урынбасары Владимир Жебровский.
Бу хакта тулырак: www.bashinform.ru/news/social/2022-09-27/v-ufe-zhiteli-ldnr-zaporozhskoy-i-hersonskoy-oblastey-golosuyut-za-to-chtoby-byt-s-rossiey-2967939