

“Башкортстанда өлешчә мобилизация Русия законнары нигезендә уза. Без гражданнардан “кайнар элемтә”гә, социаль челтәрләргә, яки ЦУР чат-ботына килгән мөрәҗәгатьләрне оператив эшкәртәбез.
Белгәнегезчә, республика Башлыгы Радий Хәбиров хокук бозу фактларын теркәү, һәр очракны аерым өйрәнү һәм җибәрелгән хаталарны төзәтү зарурлыгына игътибарны юнәлтте. Шуңа бәйле рәвештә муниципалитет башлыкларына берничә йөкләмә бирелде:
- чакырылучыларның барлык исемлекләрен анализлау. Хәл бәхәсле булган һәрбер кеше белән аерым эш итү;
- мобилизация вакытында хата җибәргән очракта — кешене өенә кайтару;
- муниципалитет башлыкларының барысына да озатуларда катнашу, урыннарда гражданнарның мөрәҗәгатьләрен оператив карау;
- хәрби хезмәткә чакырылучыларны коры паеклар, медикаментлар һәм башка кирәкле әйберләр белән тәэмин итү;
- мобилизацияләнүчеләргә медицина тикшерүен сыйфатлы үткәрү. Бу максатлар өчен хәрби-табиблык комиссияләренә өстәмә 600 белгеч җәлеп ителгән.
Бүген хәрби хезмәт үткән һәм запаста торучы гражданнар өлешчә мобилизацияләнергә тиеш. Өстенлек хәрби операцияләрдә катнашучыларга бирелә.
Без егетләребез белән горурланабыз. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә ярдәм итәрбез һәм барысын да эшләячәкбез!” — дип язган Андрей Назаров.