

— Өйдәге бердәнбер туендыручына алып китсәләр, гаиләгә ничек яшәргә? Мобилизацияләнүчеләргә күпме акча түләнәчәк?
— Мобилизация буенча чакырылган гражданга ай саен хәрби звание һәм вазыйфасы буенча окладлар, хезмәт узу шартларына бәйле төрле өстәмәләр һәм “Хәрби хезмәткәрләрнең гомерен һәм сәламәтлеген мәҗбүри дәүләт страховкалавы турында” Федераль закон нигезендә страховка түләүләре исәпләнәчәк.
Акча хәрби хезмәткәрнең шәхси исәбенә күчереләчәк һәм аның теләге буенча гаилә әгъзаларына тулы күләмдә яисә өлешчә күчерелергә мөмкин. Мобилизацияләнгән гражданнар аена 200-300 мең сум ала алачак. Хәрби хезмәткә чакырылучылар контракт буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләргә тиңләштереләчәк һәм тиешле социаль гарантияләр һәм акча алачак. Хәрби комиссар билгеләп үткәнчә, ул махсус операция үткән зонага кертелсә, акча шактый артачак.
Фото: "ЧПБ"