+20 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 Сентября 2022, 07:45

Мобилизацияләнгән гражданнарга кредит каникуллары биреләме?

Кредит каникуллары һәм бурычны өлешчә мобилизацияләүгә бәйле рәвештә реструктуризацияләү белән бәйле аңлатмаларны Башкортстан Республикасы буенча Милли банк бүлекчәсе идарәчесе Марат Кашапов бирде.

Мобилизацияләнгән гражданнарга кредит каникуллары биреләме?Мобилизацияләнгән гражданнарга кредит каникуллары биреләме?
Мобилизацияләнгән гражданнарга кредит каникуллары биреләме?


Русия Федерациясе Президенты указы нигезендә мобилизацияләнгән гражданнар үз банкларына, шулай ук микрофинанс оешмасына (МФО), яки Кредит кулланучылар кооперативына (КПК) түләүләр буенча кичектереп тору, яки барлык төр кредитлар (ипотеканы да кертеп) һәм мобилизация чорына бурычлар күләмен киметү өчен мөрәҗәгать итә ала.

Русия Банкы барлык банкларга, МФО һәм башка профессиональ кредиторларга мондый заемчыларга ярдәмгә килергә һәм кредит каникулларының махсус программаларын эшләргә яисә булганнарын җайлаштырырга киңәш итте.

Шулай ук тәкъдим ителә:
- вакытында түләнмәгән очракта килешүләр буенча штрафлар һәм пенялар исәпләмәскә;
- йөкләмәләрне вакытыннан алда үтәү турында таләпләр куймаска;
- вакытында түләнмәгән бурычны, яки ипотекага алынган торакка түләүне туктатып торырга;
- элек түләттерү соралган ипотека торагыннан чыгармаска;
- реструктуризацияне заемчының кредит тарихын начарлаучы фактор буларак карамаска.

Алга таба мондый махсус кредит каникуллары законда беркетелергә мөмкин. Закон проекты хәзер Дәүләт думасында карала һәм киләсе атнада кабул ителергә мөмкин. Аның параметрлары турында кабул ителгәннән соң ук төгәл әйтергә мөмкин булачак.

Мобилизация аркасында бурычны реструктуризацияләү турында ничек гариза бирергә?
Кредит килешүендә күрсәтелгән ысул белән банкка, КФОга яки КПКга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мәсәлән, гаризаны кредиторның мобиль кушымтасы, үз сайтында шәхси кабинет, яки электрон почта аша аның рәсми адресына җибәрергә. Моның өчен банкның, МФО яки КПКның "кайнар линия"сенә шалтыратырга да була.

Мобилизацияләнгән заемчының кредитларын реструктуризацияләү турындагы гаризаны якын туганнары: хатыннары, ата-анасы, балалары, уллыкка алынучылары, бертуганнары, әби-бабайлары, оныклары да бирә ала. Әгәр кредитор мобилизация фактын раслаучы документлар сораса, аларның күчермәләрен клиент үзе дә, туганнары да банкка, МФО яки КПКга җибәрә ала.

Мобилизацияләнгәннәргә 2019 елдан бирле гамәлдә булган ипотека каникуллары турындагы законны истә тотарга кирәк. Аның шартлары буенча, ташламаларны гомум кризис ситуацияләре (пандемия, санкцияләр) буенча гына түгел, ә заемчы катлаулы финанс хәлендә калган объектив хәлләр буенча да алырга мөмкин.

Фото: mulino58.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас