+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 сентябрь 2022, 07:30

Мобилизацияләнгән хезмәткәрнең эш урыны сакланачак

БСТ эфирында өлешчә мобилизацияләү темасына брифинг барышында гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников мобилизацияләнгән гражданнар өчен эш урыннарын саклап калу турында сөйләде.

Мобилизацияләнгән хезмәткәрнең эш урыны сакланачакМобилизацияләнгән хезмәткәрнең эш урыны сакланачак
Мобилизацияләнгән хезмәткәрнең эш урыны сакланачак
Эш бирүчеләр алар белән килешүләрне вакытлыча гына туктатырга тиеш.

Юрий Мельников сүзләренә караганда, 2022-23 елларга хезмәт мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салу турында кабул ителгән карар нигезендә, мобилизация буенча чакырылган кеше белән хезмәт килешүе вакытлыча туктатылырга тиеш. Эш бирүченең хезмәт килешүен өзәргә яки әлеге гражданны эштән җибәрергә хокукы юк. Хәрби хезмәт беткәч, өлешчә мобилизациягә чакырылган граждан элекке шартларда үз эш урынына кайтачак.

Хезмәт килешүен вакытлыча туктату өчен эш бирүчегә хәрби комиссариаттан мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыру турында повестка күчермәсен бирергә кирәк, аның нигезендә кадрлар хезмәте хезмәткәре хезмәт кенәгәсенә хезмәт килешүен вакытлыча туктату турында язма кертә. Хезмәт кенәгәсе әлеге предприятиедә сакланачак. Шулай ук әлеге боерык нигезендә бухгалтерия мобилизация буенча чакырылган граждан белән исәп-хисап ясарга тиеш. Хезмәткәргә барлык эш хакы түләнә. Моннан тыш, эш бирүче хезмәт килешүе, коллектив килешү, социаль партнерлык яклары килешүе белән каралган башка түләүләрне дә башкарырга тиеш.

Юрий Мельников, шулай ук, төп хезмәткәр белән хезмәт килешүен вакытлыча туктату срогына эш бирүченең башка хезмәткәрне икенче хезмәт килешүе буенча кабул итәргә хокукы барлыгын аңлатты. Төп хезмәткәр булмаган вакытка хезмәт килешүе төзегән кеше дә мобилизацияләнсә, шундый ук алгоритм кулланыла.


Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас