+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 сентябрь 2022, 08:40

Радий Хәбиров Уфадан мобилизацияләнүчеләрне озатуда катнашты

27 сентябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәһәрнең Совет һәм Октябрь районнарыннан мобилизацияләнүчеләрне хезмәткә озату уңаеннан митингта катнашты. Алар хәрби өйрәнү һәм махсус хәрби операциядә катнашуга әзерлек урыннарына юлланды.

Радий Хәбиров Уфадан мобилизацияләнүчеләрне озатуда катнаштыРадий Хәбиров Уфадан мобилизацияләнүчеләрне озатуда катнашты
Радий Хәбиров Уфадан мобилизацияләнүчеләрне озатуда катнашты

Төбәк җитәкчесе яугирләргә куелган бурычларны уңышлы үтәп, туганнары һәм якыннары янына өйләренә исән-сау кайтуларын теләде.

-- Хөрмәтле якташлар! Бу көннәрдә без республиканың шәһәр һәм районнарыннан егетләребезне махсус хәрби операциягә озатабыз, -- диде Радий Хәбиров. -- Бүген без бирегә күңелебездә ике сүз белән килдек. Беренче сүз - хөрмәт. Сез - чын ир-егетләр. Вакыт бу чорда кирәк булган кешеләрне тудыра. Һәм хәзер нәкъ менә сез кирәк.

Икенче сүз - рәхмәт. Сез безне һәм илебезне яклаган өчен. Инде берничә ай Башкортстан егетләре - Русия Оборона министрлыгы, "Росгвардия" хәрби хезмәткәрләре, Миңнегали Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге батальоннар, "Барс" һәм башка бүлекчәләрнең ирекле отрядлары - анда хәрби бурычны үтиләр. Без алар белән даими элемтәдә. Аларга ярдәм кирәк, алар сезне бик көтә. Аларга ярдәм итәргә әзер булуыгыз өчен рәхмәт!

Бу катлаулы чорда республиканың төп бурычы хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү булачак. Мин, Башкортстан Башлыгы буларак, сезгә барысын да эшләячәкбез дип вәгъдә итәм. Безнең сез үз бурычыгызны тыныч кына үтәрлек көч һәм ресурслар бар.

Һәм, әлбәттә, без сезгә өмет белән карыйбыз. Сезнең, хәрби бурычыгызны үтәп, иңбашыгызны куеп, бер-берегезгә ярдәм итеп, исән-сау өегезгә кайтуыгызны көтәбез!

Үзегезне саклагыз! Эшләгез, кардәшләр!

Хәрби хезмәткәрләр алдында хәер-фатыйха сүзләре белән Уфаның Октябрь районындагы «Сугышчан туганлык» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Һава-десант гаскәрләре ветераны Илдар Идрисов, "Фатыйха" мәчете имамы Фидус Хуҗин һәм иерей Игорь Матренин чыгыш ясадылар.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас