+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 сентябрь 2022, 12:49

"Вилдан да Туган илебезне якларга барачак!"

Җырчы Гөлназ Асаева илдәге вәзгыятькә үз фикерен белдерә. Чын егетләрчә фикер йөртә яшь ханым!

"Вилдан да Туган илебезне якларга барачак!"
"Вилдан да Туган илебезне якларга барачак!"

«Бәлки, мин бу мәсьәләдә бөтен нәрсәне дә аңлап бетермимдер. Әмма мин, кеше буларак, «үзегез сугышыгыз» дип, үз иленнән качкан ирләрне аңламыйм. Кеше биредә туып-үскән, яшәгән, акча эшләгән һәм менә авыр көн килү белән ул әти-әнисен, якыннарын, туганнарын калдырып качып китә. Мин шок хәлендә.

Без Вилдан белән бу турыда сөйләштек. Мин 99 процент ышанып әйтә алам – минем ирем дә барачак. Ул әзер, ул тели. Чөнки моннан качып булмый. Әгәр дә ул башка фикердә булса, без, мөгаен, бергә дә булмас идек.

Ә инде концертлар куюга килгәндә, бер нәрсә әйтәм. Сез барыгыз да эшлисез бит, беркем дә сезне моның өчен тәнкыйтьләми. Сездән дә юк-бар сөйләмәвегезне үтенәм. Без дә кешеләр, без дә кредитлар түлибез», – дип язган Гөлназ социаль челтәрдә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: