+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 сентябрь 2022, 16:05

Эшкуарлар да бу хакта белергә тиеш!

Башкортстанда Эшкуарлар хокуклары буенча вәкил өлешчә мобилизация барышында эш бирүчеләрнең гамәлләрен һәм бурычларын аңлату максатында эшкуарлар өчен вебинар оештырды.

Эшкуарлар да бу хакта белергә тиеш!Эшкуарлар да бу хакта белергә тиеш!
Эшкуарлар да бу хакта белергә тиеш!


Чара барышында өлешчә мобилизацияләүгә бәйле эшкуарларны борчыган иң актуаль темалар күтәрелде. Вебинарны тыңлаучыларны бигрәк тә предприятие эшчәнлеген туктату, салым түләүләре, пенсия һәм страховка исәпләүләре белән бәйле мәсьәләләр кызыксындырды. Шулай ук эшкуарлар хезмәткәрләр белән нәрсә эшләргә, аларны нинди тәртип буенча эштән җибәрергә, заказчылар белән ничек эшләргә һәм контрактлар буенча бурычлы булырга дип сорадылар.
Вебинарда катнашучылар эшкуарларның сорауларына җентекләп җавап бирде. Аерым алганда, Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматлары буенча, шәхси эшкуарлар мобилизацияләнгән эшчеләрне ике ай эчендә эштән азат итү турында кисәтергә тиеш түгел, шулай ук ял пособиесен дә түләргә тиеш түгел. ИПны ябу турындагы гаризаны МФЦ яки дәүләт хезмәтләре порталы аша салым инспекциясенә тапшырырга, ә аны үзенә кул куярга кирәк.
Вебинар нәтиҗәләре буенча эшкуарларның барлык сораулары контрольгә алынды, кайбер сораулар буенча өстәмә мәгълүматлар соралды. Вебинарның видео язмасы сылтама буенча бар.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас