Исегезгә төшерәбез, Запорожье өлкәсендә төбәкнең Русия составына керүе турында тавыш бирү 23-27 сентябрьдә үткәрелде.
Запорожье сайлау комиссиясе башлыгы Галина Катющенко гражданнарның тарихи карары турында сөйләде һәм 27 сентябрьдәге референдум нәтиҗәләрен хәбәр итте. Запорожье өлкәсенең Украина составыннан чыгуы һәм аның Русия Федерациясе составына керүе турындагы тавыш бирүдә 541093 граждан катнашкан. Сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, 430268 кеше, ә бу катнашучыларның 93,11 проценты, өлкәнең Русия составына керүе өчен тавыш биргән.
“Әлеге карар кабул ителгән вакыттан үз көченә керә”, - дип хәбәр итте Запорожьеның сайлау комиссиясе башлыгы.
Шулай ук Галина Катющенко халыкара күзәтүчеләргә референдумга зур игътибар биргәннәре һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларына героик эшләре өчен өчен рәхмәт белдерде.
Фото: mgazeta.com