+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 Сентября 2022, 07:29

Ватан-ана чакырганда уллары иңен куя!

Иртәнге биш. Шәһәрнең хәрби комиссариты алды өлешчә мобилизация буенча хезмәткә китүчеләр һәм аларны озатучылар белән  тулган. Әти-әниләр, хатыннары, балалары, туганнары улларын, әтиләрен, якыннарын озатырга килгән. Кемдер улына аналарча киңәшләрен биреп калырга тырыша: “Улым, элемтәдә булырга тырыш. Салкын тидермә, киенеп йөр!” Әтиләр сүзгә саранрак, алар ирләрчә ныклык белән юл теләк­ләрен тели: “Командирларыгызны тыңлагыз. Без монда сезне көтәбез!”

Ватан-ана чакырганда уллары иңен куя!Ватан-ана чакырганда уллары иңен куя!
Ватан-ана чакырганда уллары иңен куя!

— Миңа 32 яшь. “Уралстройтранс” җәмгыятендә эшлим. Мин 2008-09 елларда Әрмәнстан чигендә хезмәт иткән идем. Менә  тагын илебездә тыныч түгел, Ватанга куркыныч яный, шуңа без бүген монда, — ди Альберт Ялалетдинов.

— Исән-сау әйләнеп кайтсыннар, шушылай күмәкләп каршы алырга язсын. Барысын да! — ди аны озатырга килгән әнисе Римма ханым.

 Эдуард Сәлимовка хатыны сыенган.

— Мин Себердә вахтада эшли идем, чакыру килде. Димәк, Туган ил безнең ярдәмгә мохтаҗ. Без моны үзебез дә аңлап торабыз, чөнки бу безнең һәрберебезгә кагыла! — ди Эдик.

Бүгенге мобилизацияләнүчеләрне озатырга “Сила ВДВ” җәмгыяте вәкилләре дә килгән. 

— Бүген без офицер Алмаз Сафиуллинны озатабыз. Ул — туксанынчы елларда ук ветераннар хәрәкәте башында торган кеше. Искиткеч намуслы кеше, патриот. Моңа кадәр дә десантчы егет­ләрне озаттык. Алар белән хәбәрләшеп торабыз, әлегә алар укуда. Ватан чакырган икән — без аны якларга әзер. Яшь кенә егетләр китә, без, десантчылар, күңелебез белән алар янында, ә чакыру килсә, бер сафка басачакбыз. Арабызда үз теләге белән китүчеләр дә күп, — ди оешма җитәкчесе Алексей Бурмистров.

Алмаз Әкъсән улын аның хатыны Эльза, кызы Азалия дә озатырга килгәннәр.

— Офицер хатыны буларак, мин приказларның төрлесенә әзер. Күңел белән гел янымда гына тотасы килсә дә, акыл белән шулай кирәк икәнлеген аңлыйсың. Мобилизация игълан ителгәч тә Алмаз ике дә уйламыйча хәрби комиссариатка китте. Кызым һәм мин аның белән горурланабыз, — ди Эльза Тимерҗан кызы.

Менә Никита Зәйнетдиновны әнисе Светлана белән дәү әнисе Евдокия озатырга килгәннәр. “Ремжилстрой” җәмгыятендә плотник булып эшләүче егет әле узган елның ноябрендә генә хәрби хезмәттән кайткан. Аңа 22 яшь. Бүген янә юл сумкасы тутырылган.

— Мин Сахалинда хезмәт иттем, элемтәче. Ил-көндә ниләр баруын телевизордан, гәзитләр аша барыбыз да күреп-белеп торабыз. Мондый чакта уйланып торырга вакыт юк. Ил безне кирәк чакта чакыра. Димәк, шундый сәгать суккан, — ди Никита.

“Тезелергә!” дигән команда яңгырагач, ир-егетләр  сафка басты. Алар алдында Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы Эльдар Вәлидов, Агыйдел шәһәре башлыгы Фәнис Гыйльванов, Краснокама районы башлыгы Рөстәм Мусин чыгыш ясадылар.

— Егетләр, белеп торасыз: Туган илебезгә куркыныч яный, шуңа күрә без аны якларга тиеш. Сезнең һәрберегез безнең өчен кадерле, һәрберегезне шушында каршы алырга язсын! — дип теләде Эльдар Сергей улы мобилизация буенча озатылучы ир-егетләргә.

— Бүген тарих языла, дисәк тә хата булмас. Ватанның язмышы без бүген озаткан һәр кешедән тора. Иртәгәсе көнебез, оныкларның, балаларның язмышы хәл ителә. Шуңа да егетләребезгә рух ныклыгы, сәламәтлек, батырлык телим! — диде Фәнис Яфас улы.

Тула һава-десант дивизиясендә хезмәт иткән Фәнис Гыйльванов үзе дә бүген хәрби киемдә килгән иде.

— Егетләр, Ватан чакырса, без хәрби киемне янә кияргә әзербез! — диде ул һәм озатылучыларга палаткалар, медицина препаратлары тапшырды.

— Барыгызга да исән-сау әйләнеп кайтырга язсын. Гаиләләрегез өчен борчылмагыз, аларны без кайгыртып торырга сүз бирәбез. Иң мөһиме — кайтыгыз! Җиңеп кайтыгыз. Тынычлык яулап кайтыгыз! — диде Рөстәм Марат улы.

Шулай ук егетләргә мөселман, христиан дине вәкилләре мөрәҗәгать итте. Алар һәрберсе Русия халкының ватанпәр­вәрлек белән аерылып торуын, кирәк чакта берләшә белүен, Ватанны якларга һәрчак әзер булуын ассызыклады.

— Монда очраклы кешеләр юк. Без Ватан ышанычын акларга тиеш. Хәрби тәҗрибәсе булганнар, яшьләргә игътибарлы булыгыз, армия солдатларның берлеге белән көчле, — диде “кайнар нокта”ларны үткән тәҗрибәле яугир, шәһәрнең Хәрби хәрәкәтләр ветераннары ассоциациясе рәисе Марат Шахрамов.

 Алтмыштан артык асыл ир-егетләребез бүген Туган ил чакыручы буенча Ватаныбызны якларга китте. Асыл, чөнки алар чакырудан качып йөрми, “гражданкада” торып калуның төрле юлларын эзләми. Алар — чын патриотлар, гаиләләрдә, кече Ватаныбызда, илебездә тынычлык булсын өчен гаиләләрен, эш урыннарын калдырып, хәрби кием киде.

...Инде кайтыр юлга чыккач, бер әбекәйне күреп тукталдым.

— Хәтирә әбиегез мин, 85 яшьтәмен. Оныгым Илдар Зәкиевны озаттым. Икенче оныгым Рамил дә китәргә тиеш иде, аның броньлы булуы ачыкланды. Мобилизациягә эләкмәгәч, Рамилнең хәтта кәефе төште. Мин оныкларым белән горурланам, исән-сау булсыннар! Кайтканнарын каршы алырга да киләчәкмен! — диде Хәтирә Зәкиева.

Гөлнара Гыйлемханова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Нефтекама шәһәре.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас