

"Бүген хатын-кызлар эшкуарлыгы дөньякүләм тренд, кече һәм микро-бизнесның үсеш драйверы булып тора. Федераль салым хезмәте мәгълүматлары буенча, эшкуар хатын-кызлар өлеше 40 процент чамасы тәшкил итә. Тышкы сәүдә эшчәнлегендә хатын-кызларның роле турында "Ярдәм лидерлары. Экспортта хатын-кызлар" чарасы үтте.
Федерация Советы Рәисе урынбасары Галина Карелова билгеләп үткәнчә, Башкортстанда экспортка, шул исәптән хатын-кызлар белән багланышлар линиясе буенча да нәтиҗәле ярдәм оештырылган. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча без республиканың тышкы сәүдә әйләнешенең 19 процентка артуын терки алабыз. Ул 2,6 миллиард доллар тәшкил итте. Шул ук вакытта экспорт күләме 25 процентка арткан һәм 31проценттан күбрәккә чимал булмаган энергетика товарлары экспорты арткан. Бу казанышта - безнең хатын-кызлар экспортёрларының саллы өлеше.
Сүз дә юк, бүгенге вәзгыятьтә хатын-кызлар аерым роль һәм миссия үти. Аларның бизнес офыкларын сизелерлек киңәйтергә махсус белем бирү акселерацион программасы мөмкинлек бирәчәк. Ул бизнесны ышанычлы идарәгә тапшыру кирәклеге барлыкка килгәч, якын кешесен мобилизацияләгәндә дә сизелерлек ярдәм булырга мөмкин", - дигән бүген социаль челтәрләрдә Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров.