-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 сентябрь 2022, 22:01

"Русиядә яшәвем белән горурланам!"

Уфада «Торатау» Конгресс-холлы каршындагы мәйданда референдум тәмамлану хөрмәтенә митинг-концерт узды.

"Русиядә яшәвем белән горурланам!"
"Русиядә яшәвем белән горурланам!"

Бу төбәкләрдә тавыш бирү 23-27 сентябрьдә узды. Луганскины Русия составына кертү өчен 98,4 процент кеше тавыш бирде, Донбасста — 99,2 процент, Херсон өлкәсендә — 87 процент, Запорожье өлкәсендә — 93 процент.

Бүген 20 меңнән артык уфалы референдум нәтиҗәләренә бергә сөенергә җыелды. Мәйдан тулы булды. Алып баручылар катнашучыларга Русия Федерациясе гимнын бергә башкарырга тәкъдим итте.

"Без иртәгәсе көнне төзибез. Без бергә көчле. Без максатчан юлдан барабыз. Без бердәм халык", - диелде сәхнәдән.

Башкортстанның Җәмәгать палатасы әгъзасы, «Чик сакчылары» союзы төбәк җәмәгать оешмасы җитәкчесе Валерий Черный референдум йомгаклары буенча патриотик митинг-концертта ил Президентының Русия Федерациясе составына ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләренә керү турындагы гаризаларга кул куячагына ышаныч белдерде.

«Бүгенге чара ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә референдумны тәмамлауга багышланган. Йомгаклар ясалды, без ышанабыз, Владимир Путин Русия Федерациясе составына керү турындагы гаризаларга кул куячак. Өйгә рәхим итегез! Русия, алга! Хәзерге вакытта махсус операция зонасында торучы егетләргә һәм анда баручыларга күңел күтәренкелеге, сәламәтлек һәм, иң мөһиме, үз гаиләләренә исән-сау кайту телисе килә», - диде Валерий Черный.

Уфа, мәгариф хезмәткәре Наталья Алексеева да үз хисләре белән уртаклашты:

"Мин үз Ватанымны яратам, чөнки мин монда тудым, ул минем илем, монда балам үсә, мин аны шул кыйммәтләрдә тәрбиялим. Без бердәм ил һәм бер-беребезгә ярдәм итәргә тиеш, тирә-юньдәге һәркемгә ошамаса да, бу безнең көчебез. Бүген безнең өлкәләрнең һәм республикаларның безгә әйләнеп кайтуы бик шәп. Әлбәттә, безгә җиңел түгел һәм без егетләребез өчен бераз борчылабыз, әмма тарихи яктан һәрчак иң катлаулы сынаулардан җиңүчеләр булып чыктык. Тиздән җиңел полоса булыр дип өметләнәбез. Мин Русиядә яшәвем белән горурланам".

"Бүгенге митинг-концерт - ул зур бәйрәм, чөнки безгә күптәннән Русиянең бер өлеше булырга теләгән кешеләр кушыла. Хәзер безгә бу карарны якларга кирәк. Бушаган территорияләргә барган, җирле халыкка ярдәм иткән медик коллегаларым белән горурланам. Кирәк булса, без ярдәмгә килергә әзер", - дип саный Уфа табибы Динар Габдрәхимов.

Сәхнәдә танылган артистлар — Альбина Гатауллина, Марсель Котыев, Тимур Рамазанов, Назгөл Отузова һәм башкалар чыгыш ясады.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: